Accessibility links

Татар теле кагыйдәләре тупланган "Дөрес" сәхифәсе ачылды


"Дөрес" сайтының баш бите
"Дөрес" сайтының баш бите

"Татарча диктант" чарасы алдыннан татар теле кагыйдәләре тупланган "Дөрес" сайты ачылды. Ул "Теория" студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов башлангычы белән ясалды.

"Дөрес" сайтында татар теленең орфография һәм пунктуация кагыйдәләре тупланган. Илдар Әюпов үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, кагыйдәләрне КФУ доценты Эльвира Динмөхәммәтова туплаган.

Сайтта эзләү уңайлы. Клавиатурада татар хәрефләре булмаганда да, ул урыс хәрефләре белән эзли ала. Әйтик, "ондэу билгесе" дип язган очракта да, сайт аңлый.

"Кагыйдәләрне бергә туплаган соңгы документ узган гасырның 60нчы елларында чыккан. Ул вакыттан бирле күп кагыйдәләр актуальлеген югалтты. Яңа кагыйдәләр төрле академик китапларда таркау булып чыкты. Моны күптән эшлисе иде, хәзер генә ясый алдык", дип язды Әюпов Facebook-та.

Сайт 27 октябрьдә узачак "Татарча диктант" чарасына туры китереп ачылды. Әюпов әлеге эшне башкарып чыгуда ярдәм итүчеләр дип Татар яшьләре форумы башлыгы Тәбрис Яруллинны һәм Бөтендөнья татар конгрессын атый.

XS
SM
MD
LG