Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча диктант"ка быел Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш әсәрләре алына


Былтыр Казанда "Татарча диктант" язу чарасы
Былтыр Казанда "Татарча диктант" язу чарасы

Быел "Татарча диктант" чарасына ике әсәр сайланган. Татарстаннар Исхакый әсәре нигезендә язачак, ә чит илләр һәм төбәкләр өчен Алиш әсәре укылачак.

27 октябрь дөньяның төрле урыннарында узачак "Татарча диктант" чарасына ике әсәр сайланган. Татарстанда катнашучылар өчен язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, ә чит илләр һәм төбәкләр өчен татар язучысы, балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде.

Быел Гаяз Исхакый тууының 140, Абдулла Алиш тууының 110 еллыгы бәйрәм ителә. Текстларны да әлеге вакыйгаларга багышлап сайладылар.

"Татарча диктант" 25 илдә һәм 60 төбәктә узачак. Калининград, Дондагы Ростов, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Удмуртия, Мордовия, Ульян, Пенза, Сахалин, Киров, Кемеров, Түбән Новгород өлкәләре, Ямал-Ненец автоном өлкәсе, Тыва, Чуашстан чарада беренче тапкыр катнашачак. Шулай ук Канада, Төркия, АКШ, Литва, Франция, Австрия, Беларус, Италия, Британия һәм Болгарстан да "Татарча диктант"ка кушылачак.

Бу елны акциядә Татарстан шәһәрләре һәм районнары дә катнашачак.

Быел чарага үзгәрешләр дә кертелә – диктантны хатасыз язучыларга бүләкләр биреләчәк, моннан тыш, чарада катнашкан һәр кешегә бу турыда таныклык тапшырыла.

Хәбәр ителгәнчә, чараны Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге һәм Дөнья татар конгрессы оештыра.

Былтыр "Татарча диктант" дөньяның ун илендә һәм Русиянең 20 төбәгендә узды. Катнашучыларга әйтеп яздыру өчен татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек алынган иде.

XS
SM
MD
LG