Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Татарча диктантта" хатасыз язучыларга бүләкләр биреләчәк 


Былтыр Уфада "Татарча диктант" чарасы

27 октябрьдә дөньяның төрле урыннарында "Татарча диктант" чарасы узачак. Диктантны хатасыз язучыларга бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш, чарада катнашкан һәр кешегә бу турыда таныклык та тапшырыла.

"Татарча диктант"та катнашучылар татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачак. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина Азатлыкка сөйләгәнчә, диктант өчен әсәр әле сайланмаган.

Чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип белдерә оештыручылар. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучыларга татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек укылачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Чара узган һәр урында диктант текстын шунда яшәүче күренекле татарлар укыячак.

Быел чарага үзгәрешләр дә кертелә – диктантны хатасыз язучыларга бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш, чарада катнашкан һәр кешегә бу турыда таныклык та тапшырыла.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Былтыр "Татарча диктант" дөньяның ун илендә һәм Русиянең 20 төбәгендә узды. Катнашучыларга әйтеп яздыру өчен татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек алынган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG