Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы яңа баш консулы Әхмәт Садыйк Доган Миңнеханов белән очрашачак


Төркиянең Казандагы яңа баш консулы Әхмәт Садыйк Доган киләсе атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән беренче очрашуын уздыра.

Яңа баш консул Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Испарта шәһәрендә туган, Мәрмәрә университетында укыган, соңрак Биркбекта (Лондон университеты) хокук белеме алган.

Доган Төркия тышкы эшләр министрлыгында 1997 елдан бирле эшли, ә Казанга килгәнче 2014 елдан Болгарстандагы Төркия илчелегенең киңәшчесе һәм соңрак беренче киңәшчесе булган.

Facebook-та Төркиянең Софиядагы илчелеге битендә урнаштырылган бу фото Доган (сулдан икенче) белән хушлашу кичәсендә төшерелгән.

Казанда 2014 елдан бирле Төркиянең баш консулы булып эшләгән Турхан Дилмач узган елның октябрендә Төркия республикасы корылуга 94 ел тулуны билгеләү кичәсендә Татарстанның Төркия өчен аерым урын булуын, ике халыкның тарихи тамырларының нык һәм көчле икәнен әйтеп, озакламый Казандагы вазифасыннан китәчәген дә белдерде.

Декабрь ахырында Татарстан президенты баш консулның эшчәнлеген югары бәяләп аңа Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

XS
SM
MD
LG