Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һөнәр берлекләре рәисе Водопьянова кабат тоткарланган


Татьяна Водопьянова
Татьяна Водопьянова

Казанда Татарстанның һөнәр берлекләре рәисе Татьяна Водопьянова кабаттан тоткарланган. Ул үз ягына аударып акча үзләштерү маддәсе нигезендә шикләнелә.

"Элегрәк Водопьянова хастаханәдә булды. Бүген ул Җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарланды. Тикшерү якын арада аны сак астына алу өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк", диелә Тикшерү комитетының Татарстан идарәлегендә.

Водопьянова моңа кадәр бер тоткарланган иде инде. Сорау алганнан соң ул хастаханәгә эләкте. Бераздан аның тормыш иптәше вафат булды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Водопьянова 2015 елда "Бәкер" шифаханәсенең баш табибын эшеннән куу белән куркытып, шифаханә исеменнән үзенең гомерен 500 мең сумга иминиятләштерүне таләп иткән. Соңрак 2016 елда иминият килешүенең мөддәте тәмамлангач, Водопьянова иминият түләүләре алган.

Җыелган дәлилләр басымы астында Водопьянова үз гаебен тануы турында гариза язган иде. Анда ул әлеге юл белән 2009-2014 елларда да акча алуы турында белдергән. Гомум зыян күләме 3 млн сум тирәсе булырга мөмкин.

Тикшерү комитеты түрәгә карата үз ягына аударып акча үзләштерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге маддәгә ярашлы Водопьяновага тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

"Бәкер" шифаханәсе Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясенә карый. Әлеге федерациядә Водопьянова 18 ел җитәкчелек итә.

XS
SM
MD
LG