Accessibility links

Казанда Татарстанның һөнәр берлекләре рәисе Татьяна Водопьянова тоткарланган


Татьяна Водопьянова
Татьяна Водопьянова

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәлеге республика һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаган.

Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Водпьянова 2015 елда "Бәкер" шифаханәсенең баш табибын эшеннән куу белән куркытып, шифаханә исеменнән үзенең гомерен 500 мең сумга иминиятләштерүне таләп иткән. Соңрак 2016 елда иминият килешүенең мөддәте тәмалангач, Водопьянова иминият түләүләре алган.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге хәбәренчә, Татьяна Водопьянованың Казандагы ике фатирында һәм Набережные Моркваши авылындагы йортында тентү узган. Тиешле документлар һәм акчалар алынган.

Җыелган дәлилләр басымы астында Водопьянова үз гаебен тануы турында гариза язган. Анда ул әлеге юл белән 2009-2014 елларда да акча алуы турында белдергән. Гомум зыян күләме 3 млн сум тирәсе булырга мөмкин.

Тикшерү комитеты түрәгә карата үз ягына аударып акча үзләштерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге маддәгә ярашлы Водопьяновага тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Бәкер" шифаханәсе Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясенә карый. Әлеге федерациядә Водопьянова 18 ел җитәкчелек итә.

XS
SM
MD
LG