Accessibility links

Кайнар хәбәр

"СОлНЦе" мәктәбе мөдиренә прокуратура күрсәтмәсен үтәмәгәне өчен штраф салынды


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Казандагы Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка прокурорларга укучыларның һәм ата-аналарның шәхси документларын күрсәтүдән баш тарткан өчен 2 мең сум күләмендә штраф салды.

20 март Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе прокурорларга укучыларның һәм ата-аналарның шәхси документларын күрсәтүдән баш тарткан "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков эшен карады. Хөкемдар Шмаковка 2 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды.

"Утырыш бик озак барды. Прокуратура бездән уку планын сорый. Без исә, аның нигезендә инде күрсәтмә чыгарылды дип, бирмибез. Укыту планын үзгәртүне таләп итеп прокуратура күрсәтмәсе килде бит, димәк, алар аны күргән. Мәхкәмәдә прокуратура вәкиле моңа ни дип тә җавап бирергә белмәде. "Шәхсән үзем күрмәдем, күрсәтмәне мин имзаламадым" диде", дип сөйләде Павел Шмаков Азатлыкка.

21 мартта Вахитов районы мәхкәмәсендә мәктәпнең прокуратура тикшерүләренә каршы гаризасы каралачак.

Казан прокуратурасы белән "СОлНЦе" мәктәбе арасында каршылык узган көздән бирле килә. Шмаков прокуратураны мәктәптә тикшерү уздырмый гына күрсәтмә җибәрүдә гаепли. Сүз Татарстанда татар телен ихтыяри өйрәнүгә бәйле прокуратура тикшерүләре турында бара.

Шул ук вакытта прокуратура мәктәпне бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәүдә гаепли.

Узган атнада Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

XS
SM
MD
LG