Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зыялылар "Казан" милли-мәдәни үзәгендәге музейны саклауны сорый


"Казан" милли-мәдәни үзәге
"Казан" милли-мәдәни үзәге

"Казан" милли-мәдәни үзәге һәм Милли мәдәният музее хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать юллады.

"Без, "Казан" милли-мәдәни үзәге һәм Милли мәдәният музее хезмәткәрләре, энҗе бөртекләре эзләгән кебек, милли тарихыбыз ядкарьләрен табып, җыйнап, чын мәгънәсендә бердәнбер гомумтатар музеен булдырдык һәм 30 ел дәвамында халык белән эшлибез. Хәзер инде, музей тарала дигән сүз чыккач, туристлар бигрәк тә күбәйде. Кайвакыт көненә 20шәр төркем килә. Ә инде көзге каникулга Казан, Мәскәү һәм Петербур турширкәтләре аша 100гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән." диелә Разил Вәлиевкә язылган хатта.

Мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан милли китапханәсен "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчергәннән соң ул бинадагы музей юкка чыгачак дип борчыла һәм китапханә янәшәсендә музейны саклап калырга чакыра.

Хат ахырында шундый юллар бар: "Без бит Сезгә гомер буе ышанып яшәдек һәм хәзер дә ышанабыз. Бәлки егетләрчә берәр гамәл кылырсыз?! Вакыт җитте бит... Юкса, соңга калуыгыз бар. Милләткә ни дип җавап бирерсез?".

Хатны Тукай бүләге иясе, сәнгать белгече Розалина Шаһиева, "Казан" милли-мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музее фондларының баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева, Иннеса Эделева, "Казан" милли-мәдәни үзәгенең лекторлар төркеме мөдире, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кариева һәм режиссер Халисә Исмагилова имзалаган.

Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атады.

XS
SM
MD
LG