Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли китапханәне музей бинасына күчерү – ахмаклык"


Меңъеллык музее "Казан" милли-мәдәни үзәгендә урнашкан
Меңъеллык музее "Казан" милли-мәдәни үзәгендә урнашкан

Милли китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчәргә мөмкин. Ә Меңъеллык музеена Казан Кирмәнендә урын тапканнар. Бу китапханәчеләрдә ризасызлык уятты. Татарның тагын бер үзәге юкка чыгу курыкынычы алдында. Меңъеллык музее хезмәткәрләре моны суверенитет җимешен юкка чыгару дип исәпли.

Казанда Милли китапханә бинасы проблемы әледән-әле калкып торды. Бина кирәклеге көн кебек ачык, бай мирасны иске кысан урыннарда саклау җинаятькә тиң. Яңа китапханәнең урынын да билгеләп карадылар, чит ил архитекторлары проектлары да тәкъдим ителде, әмма Милли китапханә бинасын булдыру кирәклеге сүздән гамәлгә күчмәде. Түрәләр исә бер милли мәркәзне юкка чыгарып, икенчесенә бина биреп проблемны бик җиңел хәл итәргә тели. Азатлык белгечләрдән Милли китапханәне "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчерү никадәр уңышлы адым дип сорашты.

"Милли-мәдәни үзәктә китаплар күгәрәчәк"

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә хәзер Татарстан төзелеш министрлыгы белгечләре аны төзекләндерү ниятеннән бинаны өйрәнә. Реконструкция булачагын түрәләр дә раслый. Бина китапханә өчен яраклаштырылып ясалачак дигән сүзләр йөри.

"Соңгы вакытта безне милли-мәдәни үзәккә күчерәләр дигән сүзләр ешрак йөри башлады. Ничек инде анда китапханәне күчерергә мөмкин? Ул бит Казансу елгасы ярында урнашкан, ә бу анда дымлылык югары булуы турында сөйли. Китаплар бөтенләй күгәреп, череп бетәргә мөмкин", дип сөйләде милли китапханә хезмәткәре. Ул үз исемен атамауны үтенде.

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин да "Бина дымлы булса, бу китаплар өчен зыянлы. Китаплар үзенә дым тарта, тора-бара алар күгәрәчәк. Ләкин мин бинаның нинди хәлдә икәнен белмим, шуңа өздереп әйтә алмыйм", дип сөйләде Азатлыкка.

​Айрат Заһидуллин китапханәне милли-мәдәни үзәккә күчерү турында сүз күптән йөри ди. Ләкин бу әлегә имеш-мимешләр дәрәҗәсендә генә, җитәкчелек бу хакта коллективка әлегә аңлатма бирмәгән.

Айрат Заһидуллин
Айрат Заһидуллин

"Казан" милли-мәдәни үзәге китапханә өчен яраклашмаган. Ул – экспозиция бинасы. Милли китапханәгә аерым бина булырга тиеш дип әйтеп киленде, аны башка бинага күчерү – тишеккә ямау салу гына. Минем шәхси фикерем: китапханә өчен яңа бина кирәк. Ул китаплар өчен заманча җиһазландырылган булырга тиеш. Чабаксарда да, Пензада да бина төзеп куйдылар бит. Ник без моны булдыра алмыйбыз?", ди Айрат Заһидуллин.

"Бу –​ ахмаклык! Татарстан хәерче түгел бит!"

Милли китапханәнең элекке җитәкчесе Наил Камбиев сүзләренчә, китапханәне милли-мәдәни үзәккә күчерүдән баш тартырга кирәк.

"Башында акылы булган кеше алай эшләргә тиеш түгел. Бер әйберне җимереп, икенчесен ясыйлармы инде юньле илдә? Бу – ахмак кешеләр гамәле. Мин китапханә җитәкчесе булып эшләгәндә дә моңа риза түгел идем. Бер татар мәркәзен туздыралар булып чыга. Милли-мәдәни үзәктә тикшеренү эшләре алып барыла, Милли музейда урын алырлык экспонатлар туплана. Алар уңышлы эшли. Китапханәне анда урнаштырып, музейны куып чыгарып, бу тармакны бетерергә кирәкме? Алайга китсә, теләсә кайсы бина китапханәгә яраклы була ала. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт шурасы бинасы да яхшы. Иркен, якты, әмма аларның аннан китәсе килмәс" диде ул Азатлыкка.

Камбиев бер генә юл бар ди. Китапханәгә яңа бина салырга кирәк, ләкин җитәкчелектә бу мәсьәләне аңлау юк.

Үзен әз генә булса да хөрмәт иткән халык китапханә салырга тиеш

"Татарстан хәерче түгел. Үзен әз генә булса да хөрмәт иткән халык китапханә салырга тиеш. Әнә, Төркмәнстанны, Беларусны карыйк. Нинди кыен вакытта да Лукашенка ике ел эчендә 16 катлы бина төзетте. Милли китапханә – милләтнең киләчәге һәм үткәне. Хәзерге җитәкчеләр китапханәне телефондагы интернет белән генә чагыштыралар. Ничек инде Татарстанның яңа китапханә төзетү хәленнән килмәсен? Теләк юк, беркемгә дә ул кирәкми. Китапханәченең бина төзерлек хәле юк. Бу мәсьәләне иң элек югарыдагы җитәкчелек аңларга тиеш", ди Камбиев.

Милли-мәдәни үзәк китапханәне сыйдыра алмый

"Казан" милли-мәдәни үзәгенә китапханәне күчерү бина мәсьәләсен хәл итмәячәк. Ул барлык китапларны сыйдырырлык хәлдә түгел. 2014 елда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Дәүләт шурасында чыгыш ясап, милли-мәдәни үзәктә 2 млн китапка гына урын бар дигән иде.

Китапханәнең яңа урыны якынча 50 мең квадрат метр булырга тиеш

Бүген Татарстан милли китапханәсе фондында 3,5 миллион китап саклана. Алар Казанның Кремль, Карл Маркс, Театр урамнарындагы өч бинада урын алган. Моннан тыш Казан Кирмәнендәге Югары мәхкәмәнең буш бинасында 250 мең китап саклана. "Милли китапханәнең 40 процент экспонаты идән астында саклана, болар да череп ята", ди Наил Камбиев. Китапханәнең яңа урыны хәзерге бинадан 8 тапкырга зуррак булырга тиеш. Якынча 50 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итәргә тиеш.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та Азатлыкка ике елдан яңа китапханәле булырбыз дип өметен белдерде. Әмма түрәләрнең бар максаты – эшне "оптимальләштерү".

Милли-мәдәни үзәккә күчергән очракта да, аның хәзерге биналары китапханәдә калырга тиеш дигән фикердә Айрат Заһидуллин.

Милли китапханә күчсә, аның биналары кемгә биреләчәк?

"Ничек кенә булмасын, китапханәнең хәзерге төп бинасы – Ушков йорты бездә калырга тиеш. Ул – китапханәнең йөзек кашы. 1919 елдан бирле бу бина китапханә булып халыкка хезмәт итә. Шуның аркасында әлеге бина ничек бар, шулай сакланды. Милли китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчә икән, бу биналар кемгә биреләчәк, аннан ничек файдаланырлар?" ди Айрат Заһидуллин.

Милли китапханәгә яңа бина салу хакында республикада 1960нчы еллардан бирле сөйләшәләр. Дәүләт шурасы берничә карар да кабул итте.

"2005 елда бина төзелергә тиеш иде. Карар чыгарылды, әмма Казанның Меңъеллыгын үткәрү комиссиясе рәисе Владимир Путин китапханә төзү планын сызып атты. Ат сарае төзеп кенә алга китеп булмый бит", ди Наил Камбиев.

Милли китапханә проекты
Милли китапханә проекты

2007 елда бинага Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан урын биреләчәге билгеле булган иде. Хәтта эскиз проектларына конкурс та игълан ителде, ләкин эш шуның белән туктап калды. Ул вакытта Татарстан мәдәният министрлыгы игълан иткән бинаны проектлау бәйгесендә Нидерланд архитекторы Эрик Ван Эгераат җиңгән иде. Аның проекты нигезендә төзү 80 млн еврога төшәчәк, китапханә мәйданы 40 мең кв.м тәшкил итәчәк, 5 млн китап сыйдырышлы саклау урыннары, 400 кешелек конференц-зал, мең кешелек уку залы булачак диелде. 2012 елга төзеп бетерергә планлаштырылды. Әмма ул вакытта китапханә мөдире булган Наил Камбиев, икътисад кризисы сәбәпле күрәсең, акча табу кыен дип белдергән иде, бу проект көн кадагыннан төшеп калды.

Соңгы тапкыр бина хакында 2014 елда Дәүләт шурасында кабат сөйләштеләр. Ул вакытта Татарстанның элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин яңа бина булачак, дип ышандырды. Ләкин бүгенгә кадәр бернинди алга китеш юк. Татарстан җитәкчелеге милли китапханәгә яңа бина төзү фикереннән баш тартып аңа булган бинаны бирү белән генә чикләнергә җыена.

"Суверенитет җимешен юкка чыгару бу"

Китапханәне күчергән очракта "Казан" милли-мәдәни үзәгендәге татар оешмаларына йә башка бинага күчәргә, йә ябылырга туры киләчәк. Бүген монда 1992 елдан бирле Меңъеллык музее эшли. Аны Казан Кирмәненә күчерәчәкләр дигән сүзләр йөри.

Музейны коручыларның берсе, аның әйдәп баручы методисты, сәнгать белгече Розалина Шаһиева мондый үзгәрешләргә каршы. Бу Меңъеллык музееның уникальлеген юкка чыгарачак дип фаразлый.​

Розалина Шаһиева
Розалина Шаһиева

"Вакытлыча күчсә ярый әле, ләкин "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән тулысынча күчерү татар милләтенә карата гаделсезлек булачак. Түрәләрнең вөҗданы булырга тиеш. Суверенитетның җимеше юкка чыгачак. Монда ихласлык, илһамлык бар, ул да җир белән тигезләнәчәк", диде Розалина Шаһиева.

Шаһиева сүзләренчә, музей бүген туристларда зур абруй казанган. Монда 50 мең данәдә экспонатлар тәкъдим ителә, чит илләрдән һәм төрле төбәкләрдән елына уртача 500 мең кеше килә.

Меңъеллык музее – дөньяда бердәнбер татар музее

"Бу Меңъеллык музее гына түгел, ә милли-мәдәни музей. Ул – дөньяда бердәнбер татар музее. Демократия өчен көрәшкән чорда ул Казанны, татарны бөтен дөньяга күрсәтте. Зур эшләр башкарылды. 25 ел эчендә бер музей да төзелми, ә без аерым комплекска әверелдек. Ул Казанның меңъеллыгы һәм милли музейны үз эченә ала. Музей хәрәкәттә булырга тиеш. Соңгы елларда ул шәһәр идарәсенә карады. Аның интерьеры яңарырга, экспонатлары каралып торырга тиеш иде, ләкин бу булмады. ЮНЕСКОның музейлар бүлеге мөдире моны Көнчыгыш Европаның иң яхшы музейларының берсе дип бәяләде", дип сөйләде Азатлыкка Розалина Шаһиева.

Милли китапханәнең язмышы хакында аның җитәкчесе Сөембикә Җиһаншинага мөрәҗәгать иттек. Ялда булу сәбәпле, ул да, аның урынбасарлары да сорауларга җавап бирә алмады. Милли китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчәргә әзерме? Китапханәгә аерым бина салудан баш тарттылармы?" дигән сораулар ачык калды. Җаваплар булгач, Азатлык укучылары белән таныштырырбыз.

XS
SM
MD
LG