Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли китапханә проекты Каннда күрсәтелде


Һолланд архитекторы милли китапханә проектын менә шулай күрә
Һолланд архитекторы милли китапханә проектын менә шулай күрә

Казан $8.5 миллиард инвестиция казанырга тели. Франциянең Канн шәһәрендә күчемсез милек, инвестицияләр күргәзмәсе “MIPIM-2008” эшли башлады

Каннга Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин җитәкчелегендәге вәкилчелек китте. Күргәзмәдә Казан исеменнән энә карагына охшаган ЗОО бакчасы, Миллениум Зилант-Сити, милли китапханә кебек кыю проекталар тәкъдим ителде.
Казан проекталары да булган гомумрусия төбәкләре күргәзмәсен Русия икътисад министры Эльвира Нәбиуллина, Русиянең региональ үсеш министры Дмитрий Козак ачып җибәргән. Анда һолланд архитекторы Эрик ван Эгераат да булган. Бу мәрмәрче Казан өчен милли китапханә проектын ясаган иде. Зур китап рәвешендә эшләнгән һәм иң заманча технологияләрне үз эченә алган шушы төзелеш планын да әлеге күргәзмәгә алып барганнар. Бу проектның бәясе 80 миллион евро булыр дип исәпләнә.
Чит ил инвесторларына “Миллениум Зилант-Сити” проектын да күрсәтәләр. Аны АКШтан килгән “NBBJ” ширкәте ясаган булган. Шушы проектка акча табылса, Казансу ярларына утраулар өелергә, аларда 95 метр биеклегендәге зур йортлар төзелергә, гомумән яңа район үсеп чыгарга тиеш. Яңа күперләр, юллар, кунакханәләр төзеләчәк.
Казанның ЗОО бакчасы проекты
Дөньякүләм танылган “Аткинс” ширкәте дә Казан өчен эшләп алган иде. Лондон ЗОО җәмгыяте белән киңәшләшеп, ул Казан ЗОО бакчасы проектын ясады. Аны ерактан караганда, энә карагы бөҗәгенә охшаталар, анда һайван бакчасыннан кала, сәүдә-күңел ачу үзәкләре дә булырга тиеш.
Канндагы күргәзмәгә Казан башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты башлыгы Шарапов Азат да барды. Ул “Азатлык”ка : “Бүген безнең стендны бик күп кеше карады. Кызыксынучылар, сораучылар күп булды. Иртәгә безнең иминият ширкәтләре, архитекторлар бюролары, эре банклар белән һәр ярты сәгать саен очрашулар планлаштырылган.” – дип сөйләде.
Казанның икътисади үсеш комитеты башлыгы Азат Шарапов үткән күргәзмәләрдән нәтиҗә бар инде диде. Аның әйтүенә караганда, 3 ел буы, чит илдәге төрле күргәзмәләрдә йөргәннән соң, Казанга Көньяк-Көнчыгыш Азиядән бер эре инвестор килгән.
XS
SM
MD
LG