Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли китапханә әлегә хыял гына


Казанда төзеләчәк милли китапханә бинасы
Казанда төзеләчәк милли китапханә бинасы

Казан үзәгендә булачак бинаның рәвеше, рәсемнәре хупланганга ел тулды. Ул 2008-11 елларда төзелеп бетергә тиеш дип белдерелгән иде. Акча таба алмыйлар икән.

Татарстан милли китапханә мөдире Наил Камбиев 7 август көнне яңа китапханәне төзү дирекциясе башлыгы Александр Корольгә үзләренең биналарын күрсәтте. Бу белем сараеның эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды. “Гади халык китапханәне китап алдым да укыдым дип кенә “изба читальня” рәвешендә генә күз алдына китерә. Аның эшчәнлеге бик катлаулы сәгать механизмы кебек”,- ди Наил Камбиев. Төзелеш дирекциясе оешканга озакламый 1 ел була.
Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә яңа бина турында сүз чыккач та, Милли китапханәдә эшләүчеләр барсы да җыелып үз тәкъдимнәрен керткән. “Инглиз, француз телен яхшы белгән хезмәткәрләрнең фикерләрен дә туплап, интернеттан карап, ЮНЕСКО материалларын күзаллап үзебезнең китапханәнең техник һәм технологик үзенчәлекләрен тутырып архитекторларга биргән идек инде”,- ди Наил Камбиев. ЮНЕСКО кагыйдәләренә күрә китапханәләр киләчәкне истә тотып төзелергә тиеш. Алдагы 70 ел эчендә басылган китапларны да үз эченә сыйдырырга, ярты гасырдан да күбрәк алга карап иң соңгы замана технологияләре дә кулланылырга тиеш.
Төзеләчәк милли китапханәнең эчке күренеше
“1993 елгы проектыбыз да бар. Ул шәһәрнең архитектура идарәсе тарафыннан эшләнгән иде. 15 елдан артык вакыт үтте, ул проект искерде. Чөнки анда 2 миллион данәдә китаплар һәм документлар булырга тиеш иде. Ә бу яңа проектта 5 миллионнан артыкка каралган”, ди Камбиев. Бүгенге көндә Милли китапханәдә 3 млн 200 мең китап һәм документ саклана. Алар китапханә ачылганның беренче көненнән 1865 елдан бирле туплана башлаган.
Һолланд архитекторы Эрик Ван Эгераатның эше бу яңа китапханә проектлары бәйгесендә отуына август башында нәкъ бер ел булды. Бинаның идеясе ачылган гыйлем китабы һәм аның уртасыннан аккан белем чишмәсен чагылдыра. 50 мең кв.м мәйданны биләгән бу белем үзәге проектын финанслау 80 млн. булачак дип фаразланган иде. Бер яктан караганда һолландияле үз рәсем, сызымнарын күрсәтеп отты да, бу эш онытылды кебегрәк тоела. Шәһәр үзәгендәге Ханнар тавы башына менеп баскан Мулланур Вахитов һәйкәле дә шул килеш тора, бу яңа бина төзеләсе урында ком, бетон ташучы машиналар да тыз-быз чабышмый, биек краннар да борыннарын күккә сузмаган. Рәсмиләр белдерүенчә, бу бина 2008 елда төзелә башлап 11 елда тәмам булырга тиеш иде. Билгеле булганча, Милли китапханә әлегә рәсемнәрдә генә. Аның техник проектына да ныклап тотынмаганнар.
“Әле эш кузгалып китә алмый. Акча бүлеп бирү хәл ителмәгән. Инвесторлар табу кирәк”, ди Наил Камбиев. Шулай да, өметен өзми ул. Моның башкала үзәгендә бик үзенчәлекле бина булачагына ышана. Үрнәк алыр урыннар юк түгел. Моннан 3 ел элек Беларусның милли китапханәсе ачылды. Анда бөтен эш компьютерлаштырылган. Нигезендә электрон китапханә тора. Көнбатышка табарак китсәк, Германиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендәге белем йорты үзенең зурлыгы һәм алдагы көнне истә тотып төзелүе белән дан тота. Ул 25 миллон китап һәм документлар сакларлык итеп корылган. Тагын 15 миллион китап сыйдырырлык бүлмәләр киләчәктә басыласы һәм языласы әсәрләрне, фәнни эшләрне көтеп тора. Бер башыннан икенче башына барып җитү өчен кимендә 15 минут вакыт кирәк булганга китапханәчеләр электрокароларда элдерә. Александрия, Төркия, Кушма Штатлар Конгрессы китапханәләренең дә үзләренә генә хас камиллекләре бар.
Дөрес, кайберәүләр Казанда төзелер дип уйланылган бу китапханә проекты турында сүз чыккач, аның дәвамы булып тагын 17 мең кв.м да төрле офислар һәм бик кыйбатлы торак йортларны да кушып кору каралганлыгы турында ишеткәч, ризасызлык белдерде. Мулланур Вахитов һәйкәлен дә куелган урнында калдырырга теләүчеләр юк түгел. Кайбер төзелеш белгечләре исә, Һолланд архитекторы Эрик Ван Эгераат тәкъдим иткән бинаны төзү өчен тимер калып-терәүләр табу бик авыр булачак, ул Русиядә җитештерелми, аны монда чит илләрдән китерү тагын “ат бәясенә” чыгачак дип белдерә.
Төзелеш өчен әзерлек эшләре башланган башлануын. Биналарның нигезе нык булсын өчен җирне тикшерә башлаганнар. Мулланур Вахитов һәйкәленнән артка таба китеп калкулыкта моңа кадәр торган тузган, ярым җимерек йортларны сүтеп ул урынны да чистарталар.
XS
SM
MD
LG