Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә бирү карала"


"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы

Татарстан төзелеш министрлыгы "Татинвестгражданпроект" әзерләгән концепция нигезендә Милли китапханә өчен "Казан" милли-мәдәни үзәге мәйданнарын куллану һәм янында уку залы, китап саклау урыны төзү карала дип белдерә.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Азатлыкка белдергәнчә, "Татинвестгражданпроект" институты Милли китапханә концепциясен әзерләп бетергән, аның нигезендә Милли китапханә өчен "Казан" милли-мәдәни үзәге мәйданнарын куллану, янында уку залы, китап саклау урыннары төзү каралган.

Милли китапханә, Татарстан мәдәният минстрлыгы, Татарстанның инвестиция-проект идарәсе, "Татинвестгражданпроект" белән берлектә әзерләнгән техник күрсәтмәләр проектына мәдәният министрлыгы бүген үзгәрешләр кертә диелә төзелеш министрлыгының Азатлыкка җибәргән хатында.

Министрлыкның Азатлыкка җавабы
Министрлыкның Азатлыкка җавабы

Милли китапханә концепциясен раслау һәм проект-смета документларын әзерләү Татарстан хөкүмәтенең 2018 елгы эш планына да кертелгән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның көзендә Дәүләт шурасына юлламасында китапханәгә яңа бина кирәклеген дә әйтеп узган иде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка ике елдан яңа китапханәле булырбыз дип өмтеләнүен белдерде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Бүген Милли китапханә фондларында 3 миллионга якын китап бар. Ул китапларны куелган таләпләргә туры китереп урнаштыру өчен генә бүгенге бина белән чагыштырганда сигез мәртәбә зуррак мәйданлы бина кирәк. Проблем бик зур. Милли китапханә Русиядә иң борынгы һәм тупланмалар ягыннан иң бай китапханәләрдән санала. Бина ягыннан безнең хәлләр мактанырлык түгел.

Бу юлы ниһаять, хөкүмәт планына кертелгәч, һичшиксез тагын ике елдан, Татарстанның 100 еллыгына Милли китапханә яңа биналы булыр дип ышанабыз. Дөнья тәҗрибәсенә күрә, милли китапханәләр башкаланың үзәгендә була. Милли китапханә – төп рухи байлыкларның берсе. Югары уку йортлары, фән эшлеклеләре, хөкүмәт әһелләре тупланып эшли торган, яши торган җирдә булырга тиеш", диде Вәлиев.

Никахлашу сарае тирәләре икенче үзәккә әйләнеп бара

Азатлык Разил әфәнде белән сөйләшкән вакытта төзелеш министрлыгының китапханәнең кайда планлаштырылуы турында җавабы килмәгән иде әле. Вәлиев яңа бина салу каралса, Никахлашу сарае тирәләре дә кулай булыр иде дигән иде.

"Казан үзәгендә, "Божра" ("Кольцо") сәүдә күңел ачу үзәге янында төзү мөмкин түгел дип таптылар. Әлеге проектны кабул итмәделәр. Үзәктә ике урын тәкъдим ителә. Берсе Казансу елгасының теге ягында, анда урын бар. Анда концерт залы да булыр дип әйтәләр. Никахлашу сарае тирәләренең урыны бик матур, икенчедән ул урын үзенә күрә үзәккә әверелеп бара. Анда метро (Кәҗә бистәсе тукталышы - ред.) ерак түгел. Аннан соң метроның икенче тармагы да шунда килеп чыгачак. Бу кабул ителгән карар түгел, ә тәкъдимнәр генә. Икенчесе үзәктә, әмма кайда булыр? Бу хакта фикер алышу дәвам итә. Казанның нәкъ тарихи үзәгендә урын табу бик авыр булачак", дигән иде Вәлиев.

Карар кабул ителсә, 2020 елга төзеп тә бетерә алалар дип тә өстәде Разил әфәнде. "Казанда оператив эшли торган төзү оешмалары күп, Төркиядән килгән оешмалар да оста төзи. Мисал өчен, Болгардагы ислам академиясен бер ел эчендә аякка бастырдылар", ди ул.

Милли китапханәнең идарәсе, ягъни төп бинасы КФУ янында. Яңа бина төзелсә, бу тарихи-архитектура һәйкәленең язмышы ничек булачак?

Төп бинада Китап музее булыр дип хыялланабыз

"Аны бушатып төзекләндерү кирәк. 1906 елда төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән. Төзекләндерелгәч без анда татарның борынгы китаплары фонды урнашыр һәм Китап музее булыр дип хыялланабыз. Бүген Милли китапханәнең төп фонды да шунда ук саклана. Аннан кала Карл Маркс урамындагы филиал бар, Театр урамында китапханәнең сәнгать бүлеге урнашкан. Хәзер Островский урамында 400 кв.м яңа бина бирделәр. Аннан кала, сыймаган фондлар китапханәләрдә түгел, ә төрле урыннарда саклана. Бүген китаплар төрле урыннарга таралаган һәм бу хәл эшне бик катлауландыра", ди Вәлиев.

Бакый Урманче музее (ул "Казан" милли-мәдәни үзәгенә карый - ред.) тирәсендә чыккан сүзләргә карата Азатлыкка аңлатма биргәндә НКЦ мөдире урынбасары, андагы Милли мәдәният музее җитәкчесе Луиза Космылина соңгы араларда үзәкне караучылар булуны, шул исәптән президент ярдәмчесе Наталья Фишманның да килүен әйткән иде.

Эрик Ван Эгераат проекты
Эрик Ван Эгераат проекты

Татарстан 2007 елда яңа Милли китапханә төзелә дип шаулап та алган иде. Ул "Боҗра" ("Кольцо") сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы Мулланур Вахитов һәйкәле артында булачак дип тә белдерелде. Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев һәйкәлне Вахитов мәйданына күчерергә кушкан дигән сүзләр дә йөрде.

Ул вакытта Татарстан мәдәният министрлыгы игълан иткән бинаны проектлау бәйгесендә Нидерланд архитекторы Эрик Ван Эгераат җиңгән иде. Аның проекты нигезендә төзү 80 млн еврога төшәчәк, китапханә мәйданы 40 мең кв.м тәшкил итәчәк, 5 млн китап сыйдырышлы саклау урыннары, 400 кешелек конференц-зал, мең кешелек уку залы булачак диелде. 2012 елга төзеп бетерергә планлаштырылды. Әмма ул вакытта китапханә мөдире булган Наил Камбиев, икътисад кризисы сәбәпле күрәсең, акча табу кыен дип белдергән иде, бу проект көн кадагыннан төшеп калды.

2017 елның көзендә Татарстандагы мәгълүмат чаралары "Боҗра" янында административ һәм сәүдә мәйданнары, рестораннар булган "Эспас-Казан" комплексын төзү проекты бөтен килештерүләрне дә узды, әлеге проект "Дайнамик Глобал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеке дип язып чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG