Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эгераат китапханә проектын кичектерергә тәкъдим итә


Эгераатның милли китапханә проекты
Эгераатның милли китапханә проекты

Һолланд архитекторы Эрик ван Эгераат банкротка чыгу хәбәре чыкканнан соң, беренче тапкыр проектлары турында аңлатмалар бирде.

Татарстанда архитектор Эрик ван Эгераатны Казан өчен милли китапханә проектын ясап биргән кеше итеп беләләр. Ул шулай ук, төзелеш башланганчы, проектлау эшен дә башкарырга тиеш иде. Эгераат банкротлыкка чыкса да, проектларыннан баш тартырга җыенмый.

“Безнең төп проектларыбыз Үзәк һәм Көнчыгыш Европада алып барыла иде. Банкыбыз кризис вакытында акча бирү куркыныч дип санап, бөтен кредитларны туктатты. Мондый очракларда Европада банкротлык чарасын башлыйлар, бу гадәти хәл”, дип аңлата Эгераат.

Банкрот дип игълан иткәннән соң да, архитектор ширкәтенең баш фатиры әкрен генә булса да эшли. Ә менә Лондон, Роттердам, Прага, Будапешт һәм Мәскәүдәге бүлекчәләр акча, хезмәткәрләрне өлешчә кыскартканнан соң, башлаган проектларын дәвам иттерә, ди Эгераат.
Аның әйтүенә караганда, хәзер ул җитәкләгән ширкәт кризис шартларында үзгәртеп кору кичерсә дә, эшне дәвам иттерергә уйлый.

Эгераат аңлатканча, кризис аркасында аның Русиядә 2 проекты кире кагылган, алар - Мәскәүдәге бизнес үзәге һәм Сочидагы “Федерация” утравы.

Калган проектларның күбесе туңдырылган яки төзелеше әкренәйгән, дип аңлатты Эгераат.

Ул Казандагы Милли китапханә проекты турындагы соруга да җавап бирде.

"Кризиска кадәр дә заказ бирүчеләр китапханәне ни рәвешле күрергә теләве турында уртак фикергә килә алмаган иде. Бер як, китапханә проекты күңел ачу һәм бизнес үзәкләрне дә үз эченә алырга тиеш дигән фикерне алга сөрде. Башкалар - китапханә бары белем бирү оешмасы генә булырга тиеш дигән карарда торды", ди Эгераат.

Ул, заказ бирүчеләргә бу проектка мөнәсәбәтен тәгаенләргә вакыт бирергә, яки аның тормышка ашырылуын уңайлырак вакытка кичектерергә кирәк, дип саный.

Әлегә Эгераатның әйтүенә караганда, ул җитәкләгән ширкәт, кризиска карамастан, Сургут, Ханты-Манси һәм Петербур калаларында заманча проектларны дәвам иттерә.
XS
SM
MD
LG