Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Милли китапханә "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчә, ТНВга яңа бина салына


Казан милли-мәдәни үзәге тирәсе төзекләндерелгән
Казан милли-мәдәни үзәге тирәсе төзекләндерелгән

Татарстан милли китапханәсе киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчәчәк. Бу китапханә өчен иң яхшы урын диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан президенты чәршәмбе "Казан" милли-мәдәни үзәге тирәсендәге төзекләндерү эшен карады. ТАИФ ширкәте монда җир астында меңгә якын машина кую урыны ясаган. Төзекләндерү, яшелләндерүгә генә дә 123 млн сум акча тотылган. Тиздән ул корылмалар ачылырга тиеш.

Миңнеханов соңрак журналистлар соравына җавап биреп, "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы язмышына да тукталды.

"Монда милли китапханә булачак. Без аны төзекләндереп тәртипкә китерәчәкбез. Монда кешеләр җәяү, велосипедта, машинада килә алачак. Бу милли китапханә өчен иң яхшы урын булачак. Географик яктан уңайлы. Шулай ук бездә кыйммәтле китаплар күп. Алар тиешенчә сакланмый. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк", диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент милли-мәдәни үзәк бинасының бик начар хәлдә булуына басым ясады һәм аны бер-ике елда рәткә китерәчәкбез дип тә белдерде.

Элегрәк милли җәмәгатьчелек милли-мәдәни үзәкне китапханәгә бирүгә каршы чыккан иде. Милли китапханәгә яңа бина булырга тиеш дигән фикер белдерелде.

Президент алдагы планнар хакында сөйләп, киләчәктә ТНВ каналына бина төзеләчәген дә әйтте.

"ТНВ бинасы өчен проект эшләнә. Якын көннәрдә карар кабул ителәчәк. Бу да республиканың 100 еллыгына зур бүләк булачак", диде президент.

XS
SM
MD
LG