Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Русиягә кайтмыйм!"


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов әлегә кайсы илдән сәяси сыену сораячагын хәл итмәгән. Ул Русиядә аны кабат төрмә көтә дип шикләнә һәм кайтырга җыенмый.

Татар активисты Рәфис Кашапов Русиядән киткән һәм хәзер Украинаның Киев шәһәрендә яши. Аның ни өчен илдән китүе һәм киләчәктә нишләргә җыенуы турында үзе белән сөйләштек.

– Рәфис әфәнде, Русиядән китү сәбәбе нинди?

– Мин Татарстанда яшәгәндә төрле урам чаралары уздырган өчен элегрәк зур-зур штрафлар түләдем. Атакай бала табу йортларында яңа туган балаларны чукындырып йөргәндә "Христианизациягә – юк!" дигән өчен җинаять эше ачтылар. Миңа шартлы рәвештә ике елга хөкем карары чыгарылды. 282нче маддә нигезендә күп тапкыр мәхкәмә юлларында йөрттеләр. Аннары инде өч елга утыртып ук куйдылар.

7 февраль мине күзәтүгә алу мәхкәмәсе көтелә. Ул бит тиктомалдан гына түгел. Ул карар кабул ителсә, мин аена дүрт тапкыр полициягә барып теркәлергә тиеш булачакмын. Аннары шифаханәдән соң сәламәтләнү өчен "Планета Фитнесс"ка йөрергә дип абонемент алган идем. Мәчеткә дә намазга йөри башлаган идем. Шулай итеп, күзәтүгә алынсам, мәчеткә дә, фитнесска да бара алмыйм, кибетләргә дә керергә ярамый. Халык күпләп җыелган бер җиргә дә барырга ярамый. Бу бит инде төрмә кебек.

Тикшерүгә синең төрмәдән язган мәкаләләреңә экспертиза үткәрү өчен вакыт кирәк, диде бер танышым

Аннары китәр алдыннан хәбәр алдым: сине Русиядән читкә чыгып китә алмасын өчен күзәтүгә алу карары чыгарылачак, дип әйтте бер кеше. Тикшерү оешмаларына синең төрмәдән язган мәкаләләреңә экспертиза үткәрү өчен вакыт кирәк, диде. Шуңа син читкә чыгып китә алмасын өчен күзәтүгә алырга ашыгалар диде. Шуңа мин китәргә булдым.

– Ни өчен Киевны сайладыгыз?

– Украинада тугандаш кырымтатар халкы яши. Шул ук украиннар да Русиядәге бөтен асаба халыкларга теләктәшлек белдерә. Беларус, Балтыйк буе илләренә караганда украиннар безне яхшырак аңлый, чөнки алар үзләре үк шушы авыр хәлгә төште.

– Киләчәктә Украинада төпләнергә исәплисезме?

Мин әле хәзергә кадәр кайда буласымны белмим

– Әле танышлар һәм белгечләр белән ничек һәм нәрсә эшләү турында сөйләшүләр алып барам. Украиннар һәм кырымтатарлар сәяси сыенуны Украинадан ал дип киңәш итә. Кичә генә Польшадан чыктылар, Төркиядән дә шалтыраттылар. Мин әле хәзергә кадәр кайда буласымны белмим.

Шушы бер атна эчендә кайсы илдә булачагым билгеле булыр. Кичә без кырымтатарларның җитәкчеләре Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров белән сөйләштек. Алар: "Сиңа, бәлки, бөтенләйгә Америкага китәргә", дип тә әйтеп алды. Бу эштә аларның миңа булышырдай дәрәҗәле кешеләре бар. Минем үземнең дә бар анда, әле төрмәгә утырганчы ук чакырган иделәр. Әлегә сөйләшүләр бара.

Чит илдән җәмәгатьчелек эшләремне киңрәк җәелдерергә исәбем бар

Мин тиктән генә чыгып китмәдем. Русиядә, Татарстанда мин мәгълүмат чараларына бер генә мәгълүмат та бирә алмыйм. Президент посты, тел мәсьәләсендә дә нинди зур проблемнар килеп чыкты, республиканы юкка чыгарырга маташалар. Үзебезнең татар халкын яклап, төрки халыклар турында, мөселманнарның хәле хакында үземнең фикерләрне җиткерергә исәплим. Чит илдә була торып үземнең җәмәгатьчелек эшләремне киңрәк җәелдерергә исәбем бар. Русиядә яшәүче русларга да, асаба халыкларга да файдам тияр дип уйлыйм. Уйлап карасаң, төрки халыклар гына түгел, рус халкы да нык авыр, мескен хәлдә. Навальныйны яклаганнарны, алар арасында күпчелеге руслар, төрмә камераларына ыргыталар. Русиядә халыкка яшәү мөмкинлеге бетте.

Путинның президент буласы билгеле, ә монда бөтен халык алдында театр уйныйлар

Төрмәдә булганда мин өйрәнә идем, хатлар яза идем. Шушы өч ел эчендә генә 1 миллион 200 мең кеше Русияне ташлап чыгып киткән. Русия харитасында 1 млн 200 мең кеше юкка чыкты дип әйтергә була. Моңа кем гаепле? Иң беренче чиратта моңа Русия президенты Владимир Путин, Дәүләт думасы депутатлары, Федерация шурасы сенаторлары гаепле. Нигә алар халыкны шушы көнгә төшерделәр, мәгълүмат чараларын бетерделәр? Сайлаулар хәзер бәйсез түгел. Хәзер сайлау дип әйтәләр, әмма ул кәмит уйнау, кешедән көлү генә. Путинның президент буласы билгеле, ә монда бөтен халык алдында театр уйныйлар. Болар башка сыймый торган әйберләр.

Татар халкының хокукларын яклауны үз эшчәнлегемдә беренче урынга куям

Русиядә кем генә булмасын, аларның конституцион һәм ил ватандашы буларак хокукларын яклауны, иң беренче чиратта, татар халкының хокукларын яклауны үз эшчәнлегемдә беренче урынга куям. Русиядә мөселманнар дә мәсхәрәләнә. Үзем күрдем, алар төрмәләрдә нык күп утыра. Аларга төрле наркотиклар, патроннар, дини әдәбият ыргытыла, булмаса, үзләреннән табып җәберләнә. Дүрт-биш балалы, үзләре яшь кенә мөселман егетләре төрмәләрдә утыра. Аларның гаиләсен, балаларын кем карый? Русиядә хәзер хәлләр бик куркыныч.

– Чит илгә иртәрәк чыгып китмәгәнгә үкенмисезме?

Хәзер Русия Төньяк Кореяга әверелеп килә

– Юк, үкенмим. Әле ул вакытта мин азмы-күпме хәрәкәт итә ала идем. Хәзер мин уйлыйм, 18 марттан соң (президент сайлау - ред.) Русиядә тормыш тагын да авырланачак. Путин үзенең инаугурациясен ясагач, басымын тагын да көчәйтәчәк дим мин. Хәзер Русия Төньяк Кореяга әверелеп килә. Русиянең бөтен мәгълүмат чараларында Төньяк Кореяга карата уңай фикер тудырыла. Бу Төньяк Кореядагы диктатураны Русиядә дә эшләргә исәплиләр дип уйлыйм. Төньяк Кореядагы хәлләр килә икән, халыкны күпләп-күпләп төрмәләргә утыртачаклар. Үлем җәзасы кертеп, кешеләрне ата башлаулары да бар. Русиядә тормыш авыраеп килә.

– 7 февраль булачак мәхкәмәдә сезне күзәтүгә алу мөрәҗәгате кире кагылса, барыбер Русиягә кайтмыйсызмы?

– Кайтмыйм! Миңа мәгълүмат биргән кеше: "Син йә утырасың, йә сине үтерәләр!" диде. Икесенең берсе. Төрмәдә утырганда мин аны үзем дә күрдем, чөнки соңгы ай калганда мин атнага якын исерек кеше кебек диварларга тотынып йөрдем. Баш әйләнеп егылырга аздан гына калды. Шуннан соң мин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми булмаган хат җибәрттердем. Аллаһның рәхмәте яусын, кешеләр миңа ярдәм иттеләр.

Татарстан президенты Коми республикасы башлыгына хат җибәрде

Татарстан президенты Коми республикасы башлыгына хат җибәрде. Анда минем төрмәдә утыруым, конституцион хокукларым бозылу турында һәм үз контролегезгә алыгыз дигән үтенеч язылган иде. Шуннан соң мин утырган Ухта шәһәрендәге 19нчы колониягә ФСБ, прокуратура, тикшерү комитеты, хокук яклаучылар, хәтта Коми республикасының мөфтие дә керде. Аны да минем белән очраштырдылар. Әнә шулай итеп минем хәл әйбәтләнде. Бәлки минем ризыкка берәр нәрсә ташлаган булганнардыр.

– Туганыгыз Нәфис Кашапов белән очрашмадыгызмы әле? Аның киңәшләре нинди?

– Көн саен шалтыратышып сөйләшеп торабыз. Ул минем илдән чыгып китүне хуплый.

– Гаиләгез Татарстанда калдымы?

– Кайдадыр төпләнгәч хатынымны, балаларымны алып китәчәкмен. Мин бит массакүләм мәгълүмат чараларына дип төрмәдән хатлар җибәреп тора идем. Соңгы бер елда минем җибәрелгән хатлар чыкмады, чөнки гаилә әгъзаларым, якыннар курыктылар. Шушы миннән килгән хатны матбугат чараларына тараткан өчен ФСБ хезмәткәрләре өйләргә кереп тикшерүләр алып бардылар. Минем әйберләрем мәгълүмат чараларында чыкмасын дип кызым белән улыма да, хатыныма да бернинди тынычлык булмады. Башка якыннарыма да басым көчле булды. Алар мин язган 15ләп хатны саклап барган. Мин ул хатларны әкренләп мәгълүмат чараларына таратырмын дип исәплим, чөнки аларны чыгару минем өчен бик мөһим.

Белешмә

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. ​Коми республикасындагы төрмәдә өч ел утырганнан соң 2017 елның 27 декабрендә иреккә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG