Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлаган


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлаган. Мәхкәмә Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатмалар сораган.

Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы юристы Дамир Гайнетдинов хәбәр итә.

Шикаятендә Рәфис Кашапов Русия хакимиятләрен Европа кеше хокуклары конвенциясендә язылган "иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка" һәм "фикер белдерү ирегенә" хокукларын бозуда гаепле дип белдерә.

Рәфис Кашапов төрмәдән өенә кайтып барышлый
Рәфис Кашапов төрмәдән өенә кайтып барышлый

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия ягыннан Кашаповны сак астында тотуның тиешле һәм җитәрлек сәбәпләре бар идеме, аның иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка хокукы бозылмаганмы, Вконтактеда алты пост өчен хөкем карары җәмәгать эшлеклесенең фикер белдерә алу ирегенә тыкшыну булмадымы дип сорый. Русия хөкүмәте Старсбург мәхкәмәсендә 2018 елның 4 маена кадәр җавап бирергә тиеш.

"Кашаповның эше экстермизм эшләрен дәлилләү стандартларының түбән булуын раслады", ди Гайнетдинов.

27 декабрь татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов Коми республикасы Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән азат ителде. Ул бу вакыйганы "Бәләкәй төрмәдән зур төрмәгә чыктым" дип атады.

Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап әлеге карарны гамәлдә калдырды.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.

Былтыр Русия Юстиция министрлыгы Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Чаллы бүлеген экстремистик оешмалар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG