Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Рәфис Кашапов Русиядән киткән


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов шәхси планнарына бәйле Киевка киткән һәм әлегә Русиягә кайтырга җыенмый. 7 февральгә Чаллы мәхкәмәсендә аны күзәтүгә алу мөрәҗәгатен карау билгеләнгән иде.

Татар активисты, өч ел төрмәдә утырып 27 декабрь иреккә чыккан Рәфис Кашапов Украинаның Киев шәһәренә киткән. Элегрәк Азатлык Кашаповның күзәтүгә алыну ихтималы турында язган иде.

"Бүгенге Русиядә бәйсез мәхкәмә системы булмауны, кеше хокукларының хакимият тарафыннан игътибарга алынмауны истә тотып, миңа карата административ чикләүләр кертергә җыенуны тулы тормыш алып бару мөмкинлеген, шул истәптән җәмәгать эше белән шөгыльләнүне тыю гына түгел, ә киләчәктә иректән мәхрүм итүгә таба бер гамәл итеп кабул итәм.

Хәзерге вакытта кануни рәвештә шәхси планнарыма бәйле Татарстан һәм Русиядән читкә киттем. Шул сәбәпле күзәтүгә алуга бәйле 7 февраль көнне булачак мәхкәмә утырышында катнаша алмаячакмын. Адвокатларыма мине күзәтүгә алу турындагы мөрәҗәгатьне кире кагу өчен утырышта катнашырга кушам”, дип яза Кашапов Facebook битендә.

Кашапов мәхкәмә аны күзәтүгә алу карарын чыгарса, кулга алынудан шикләнә һәм шуңа күрә әлегә Русиягә кайтырга җыенмый.

Рәфис Кашапов Киевта кырымтатар милли лидеры Мостафа Җәмилев, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашкан.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG