Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтактеда татарларны мыскыл итүче фикер өчен җинаять эше ачылган


Татарстан тикшерү комитеты татарларны Вконтакте социаль челтәрендә мыскыл итеп язылган фикер өчен җинаять эше ачкан. Әлеге постны калдыруда шикләнелүче Ольга Гавриленко-Зыятдинованың өендә тентү уздырылган.

8 февральдә тикшерү комитеты Казанның Совет районы мәхкәмәсенә Ольга Гавриленко-Зыятдинованың өендә тентү уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән.

Гавриленко-Зыятдинованың "ачык хатыннан" аңлашлыганча, 9 февральдә аның фатирында тентү уздырылган. "Берни дә таба алмагач, минем планшетны, ноутбукны, флешкаларны, телефоннарны, сим-карталарны алдылар. Балигъ булмаган улыма басым ясап, аның да телефонын тартып алдылар. Мәхкәмә карарының күчермәсен ясаттырмадылар, шулай ук минем фатирымда уздырылган тентү турындагы документның да күчермәсен бирмәделәр", дип хәбәр итә хатын.

Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинова Вконтакте сәхифәсендә татарларны "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән атады. Соңрак ул “әлеге сүзләрне мин язмадым, улым язды” дип акланды.

Берничә казанлы интернетта татарларны кимсетү турындагы сүзләр өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы прокуратурага шикаять итте.

Моннан тыш, ул улына көчләп татар телен укытканнары өчен компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәннән соң да танылу алды. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аның шикаятен канәгатьләндермәде. 19 февральдә Татарстанның Югары мәхкәмәсендә аппеляция шикаяте каралачак.

Әлеге вакытта Гавриленко-Зыятдинова Мәскәүдә дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG