Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Дөнья татар яшьләре форумы көннәрендә яздырылган тагын бер сораштыру тәкъдим итәбез. Төрле төбәкләрдән килгән яшьләргә "Сезнең төбәктә милли тормышта нинди проблемнар бар?", "Татарстанда татар теле мәҗбүри укытылырга тиешме?" дигән сораулар биргән идек. Җавапларын тыңлап карагыз әле.

Милли тормышта нинди проблемнарыгыз бар?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00

5 август Дөнья татар яшьләре форумының соңгы көнендә җыенда катнашучы делегатлар "Печән базары" фестивалендә кунак булды. Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле ул быел да Черек күл паркында узды.

Черек күлдә Печән базары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

Бүген Казанда Дөнья татар яшьләре форумы тәмамлана. Яшьләр йөз елдан татарны ничек күзаллый? Телне саклау өчен нишләргә кирәк, иң үтемле чаралар нинди? Әлеге сорауларны Азатлык Дөнья татар яшьләре форумы делегатларына бирде.

Татар яшьләре 100 елдан татарны ничек күзаллый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:29 0:00

Рәшит Сюняев: "Оныкларымның татар телен өйрәнүен теләр идем"

Татар яшьләре форумы кунагы, дөнькүләм танылган галим Рәшит Сюняев форум кысаларында Азатлыкның татар теленең киләчәге турында соравына җавап биреп, аны фаразлау бик авыр диде һәм уңай мисал итеп Европада туган телләрне өйрәнү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде.

Рәшит Сюняев: "Оныкларымның татар телен өйрәнүен теләр идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

Җомга көнне форумда катнашучылар өчен махсус оештырылган лекциядә күренекле астрофизик Рәшит Сюняев яшьләргә татар астрономик атамалар турында сөйләде.

Татар ата-аналары берләшмәсе туган телләрне үстерү фондын ачмакчы

Татар яшьләре форумында туган телләрне үстерү фонды кирәклеге әйтелде. Фондның төп эшчәнлеге туган телдә белем бирә торган мәктәпләр ачуга юнәлергә тиеш диелде. Бу хакта Азатлыкка Татар ата-аналары берләшмәсе активисты Ксения Зарипова сөйләде.

Татар ата-аналары берләшмәсе туган телләрне үстерү фондын ачмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Болгарда делегатларның бер төркемен Икмәк музеенда урнашкан ашхәнәгә алып кертеп ашаттылар. Бер заман яшьләр матур итеп аралашып утырган арада ашхәнә хезмәткәрләре ишекләрне бикләп куеп: "Берегез дә чыгып китми, без полиция хезмәткәрләрен чакыртабыз" диләр. Баксаң, чәй өстәле янында торган ром исерткеч эчемлеге шешәсе юкка чыккан икән. Яшьләр бер-берсенә каранып "Тикшерез, безнең арада аракы эчүчеләр юк" дип аптырап калды. Берничә минуттан ашхәнә хезмәткәрләре бер сүз дәшмичә ишекләрен ачып, яшьләрне чыгарып жибәрде. Шешә табылган күрәсең.

Илнар Фатыйхов: "Вата-җимерә булса да татарча сөйләшегез!"

АКШ делегаты Илнар Фатыйхов Азатлыкка, чит илдә яшәсәләр дә, татар телен саклап калырга тырышуларын әйтте. Әмма кайбер татар яшьләре активистларының форумга килеп үзара урыс телендә аралашуы кызганыч, бу мине борчый, диде ул. Илнар татарча начаррак белүчеләрне вата-җимерә булса да татарча сөйләшергә өндәде.

"Форумга килгән татар активистлары ник үзара урысча сөйләшә?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Шимбә иртәсендә форумчылар Болгарга юл тотты. Кичәге концерттан соң йокылары туймаган. Өч сәгать кенә йоклап юлга чыгучылар да бар. Ярты юлга җиткәч коры паек өләштеләр.

Програмда делегатларның Болгарга баруы башта булмаган. Татарстанның төрле районнарына, Арча, Балтачка бару каралган иде. Әмма форумга ике көн кала Миңтимер Шәймиев конгресска шалтыратып "Ничек инде яшьләр Болгарны күрми китәмени" дигән. Шулай да чит илдән килгән делегатларны (якынча 100 кеше) Балтач та кунак итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG