Accessibility links

Татар яшьләре форумы

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Җомга кич пленар утырыштан соң тамак ялгап алгач яшьләрне “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә оештырылган дискотекага җыйдылар. Бу чара беренче тапкыр оештырылды. Форум рәисе итеп кабат сайланган Тәбрис Яруллин элекке елларда яшьләрнең төрле урыннарга таралуын искә алып быел форумның шундый үз чарасын оештыру турында белдерде. Анда K-RU, MALSI Music һәм USAL төркемнәре чыгыш ясады.

Резолюция өлгесе кабул ителгәндә бер кеше каршы тавыш бирде. Резолюция өлгесендә татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачуга, татарлар яшәгән төбәкләрдә балаларда, яшьләрдә татар телен белүгә ихтыяҗ тудыруга ярдәм итү, Русия югары уку йортларына, Татарстанның мәгариф һәм фән министрылыгына ачык университет нигезе буларак, татар телен онлайн укыту модульләрен булдыруны сорап, мөрәҗәгать итү турында язылган. Ул проектка делегатларның тәкъдимнәре керерме, юкмы - бер атнадан соң билгеле була. Форум делегарлары Мәскәүдән Римма Гомәрованың Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать тәкъдимнәрен дә хуплады. Ул тәкъдимнәр белән шушы блогта түбәндәрәк таныша аласыз.

Форумда чит илләрдән килгән делегатларга Татарстан илчесе дигән таныклыклар бирелде. Алар чит илләрдә татар мәнфәгатьләрен якларга, фикерләрен җиткерергә тиеш дип әйтелде.

Соңрак Татар яшьләре форумының 50 кешелек шурасы сайланды

Мәскәүдән Римма Гомәрова түбәндәге фикерләрне Русия мәгариф министрына мөрәҗәгать буларак кабул итәргә чакырды.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

1. "Русия федерациясе республикаларның дәүләт телләре" фәнен мәҗбүри (инвариатив) укыту програмына кертүне таләп итәбез. Безнең фикеребезчә, республика дәүләт телләре рәтенә рус телен кертү дөрес түгел, чөнки ул гомум федераль дәүләт, туган тел буларак та Русиянең гомум белем бирү учреждениеләрендә тулы күләмдә укытыла.

2. "Туган тел" дәресен барлык укыту програмнарының мәҗбүри (инвариатив) өлешендә калдыруны таләп итәбез.

3. Мәктәпләрдә Русиядәге рус булмаган халыкларның телләре арасыннан сыйныфларда бердән башлап биш укучыга кадәр туган тел буларак сайлап ала икән, аларга онлайн платформа нигезендә туган телне укытуны оештырырга. Сыйныфларда "Туган тел"не укырга теләүчеләр санын сигез укучы булырга дигән шартны 5 укучыга киметергә, саннар нормативын үзгәртергә.

4. Гомум башлангыч уку тәмамлану белән оештырылган бөтенрусия тикшерү эшен (ВРП) туган телләрдә бирүне оештырырга. Урта гомум белем бирү мәктәпләрендә белем алган укучыларга аттестацияне, имтиханнарны туган телләрне тапшыру мөмкинлеген булдырырга. Рус телендә генә имтиханнар бирү таләбен кире кагарга.

5. Туган телләрне укыту федераль концепциясе белән беррәттән туган телдә белем биргән гомум белем бирү учрежденияләрен үстерү концепциясен булдырырга (туган телләрдә гомуми белем биргән мәктәпләр әлеге вакытта авырлык кичерә).

6 . Туган телләрне үстерү фонды кысаларында:
6.1. төп максат булып туган телдә белем бирә торган урта белем бирү мәктәпләрнең үсешен билгеләргә;
6.2. Русия халыклары телләрендә укыту-методик комплектларны булдыру, рецензияләү һәм бастыру өчен русиякүләм систем булдырырга;
6.3. Туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә белем алу өчен шартларны булдыру хезмәтен һәм даими федераль мониторингны оештырырга. Аерым алганда, билингваль укытучылар, укыту-методик комплектлары булдыруга игътибар бирергә.
6.4. Югары һәм махсус уку йортларының федераль дәүләт белем бирү стандартларына туган телләрне, төбәк фәннәрен укыта алган мөгаллимнәрне әзерләүне кертергә.
6.5. Үз белем бирү оешмасында тел төркеме оеша алмаган укучылар өчен туган телләрне өйрәнү өчен махсус белем бирү онлайн-платформасын булдырырга.
6.6. Фонд эшчәнлегенең өстенлекле максатларын билгеләүне Экспертлар шурасына йөкләргә. Әлеге шурага Русия республикаларының фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре керергә тиеш. Ватандашларның контроль итү ролен исә Русия җирле халыкларының милли оешмаларына йөкләргә.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Форумның пленар утырышында республикада ике телнең тигезлеге проблемасы барлыгын исәпкә алып Татар теленең үсеше шурасын булдырырга, аның рәисе итеп Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны сайларга тәкьдим итәбез диде форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Мөфти бу хакта беләме - билгесез.

Быелгы форумның йолдызы – Васыйл Шәйхразыев. Кичә дә микрофонны кулыннан төшермәде, бүген ул хәтта микрофон тотып залга төшеп, яшьләрдән "Нинди тәкъдимнәр бар?" дип алып баручы ролен башкарды, алкышларга кыстап яшьләрне үзенчә кыздырды.

Татар яшьләре форумының пленар утырышы (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00

​Бүген дә ул бүләкләр өләшә, урынбасары Артур Мендруль чәчәкләр өләшә. Ринат Закиров та, Тәбрис Яруллин да күләгәдә калды. Ахырда ул шома гына, чын түрәләрчә Тәбрис Яруллинны тагын ике елга форум рәисе итеп сайлауны оештырды. Ул аны шәп егет дип мактап, аның өчен тавыш бирергә кыстады. Сайлау альтернативасыз узды, бертавыштан сайланды.

Тәбрис Яруллин һәм Васыйл Шәйхразиев
Тәбрис Яруллин һәм Васыйл Шәйхразиев

Тәбрис нотыгын кыска тотты: "Ышанычны акларбыз”, диде. Алда 50 кешедән шура сайлау һәм резолюция өчен тавыш бирү. Төп документтан мөһим пунктлар төшеп калган диләр.

Сюняев: "Татарларның йолдызларга үз атамалары булган"

Форумда катнашучылар өчен махсус оештырылган лекциядә күренекле астрофизик Рәшит Сюняев яшьләргә татар астрономик атамалар турында сөйләде.

Рәшит Сюняев: "Татарларның йолдызларга үз атамалары булган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

​Татарча сөйли алмавы өчен гафу үтенеп ул чыгышын урыс телендә алып барды. "Лекциягә әзерләнгәндә планетларның татар атамаларын озак кына эзләдем. Бу жиңел эшләрдән түгел иде, бераз википедиядә бар, кайберләрен төрле мәкаләләрдә таптым", диде Сюняев һәм татар астрономик атамалары белән китап булмауга зарланды. Аның әйтүенчә, татарларның күп кенә йолдызларга үз атамалары булган.

Тел секциясендә эшлекле тәкъдимнәр яңгырый башлады. Элитар полилигваль мәктәпләр ачарга, таләп итәргә кирәк, дигән сүзләр әйтелә. Туган телләрне үстерү фонды кирәк диләр. Фондның төп эшчәнлеге туган телдә белем бирә торган мәктәпләр ачуга юнәлергә тиеш диелде.

Мәскәүдән Римма Гомәрова Мәскәү делегатлары исеменнән чыгыш ясады, ул резолюциягә фонд турында аерым пунктларны кертергә тәкъдим итте. Аның тәкъдинәре арасында фонд эшчәнлеген туган телдә белем бирә торган мәктәпләр үсешенә юнәлтү, татар телендә укыту-методик комплектларны булдыру системын җайга салу, туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә белем алу өчен шартларны булдыру хезмәтен һәм даими федераль мониторингны оештыру, аерым игътибарны билингваль педагогик кадрлар, укыту-методик комплектлар булдыруга бирергә һ.б. тәкъдимнәр яңгырады.

дәвам

XS
SM
MD
LG