Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы идарәсе җитәкчесе итеп татар телен белмәүче билгеләнгән


Артур Мендруль

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кушуы белән Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) идарәсе җитәкчесе итеп татар телендә сөйләшмәүче Артур Мендруль билгеләнгән. Бу киләчәктә БКТ рәисе Ринат Закировны вазифасыннан җибәрү максаты белән эшләнгән булырга мөмкин.

Мендруль моңа кадәр Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында рәсми протокол бүлеге мөдире булып эшләгән. "Idel.Реалии" хәбәренчә, ул биредә декрет ялына киткән хатын-кыз урынына эшләп торган.

19-22 июльдә Казанда Милли шура җыены узачак. Чарада оешманың рәсми теркәлүен тәмамларга планлаштыралар. Басма чыганагы мәгълүматынча, җыенда 70 яшьлек Ринат Закировның китүе игълан ителәчәк, Конгресс җитәкчесе вазифасы исә юкка чыгачак, аның эшләрен үз өстенә Мендруль алачак. Моннан соң БТК рәисе вазифасы бетерелә, оешма эшчәнлеген алып бару идарә җитәкчесенә йөкләнә.

Татар конгрессы хезмәткәрләре сүзләренчә, Артур Мендруль намзәте турында беркем белән дә сөйләшмәгәннәр, ул өстән төшерелгән. Конгресста моңа канәгатьсезлек белдерәләр. Яңа җитәкче татар телен белми диярлек, дип яза Idel.Реалии. Бу Мендрульне конгресс хезмәткәрләренә тәкъдим иткәндә күренгән.

Бөтендөнья татар конгрессының соңгы җыены былтыр август башында узган иде. Анда Милли шура оештыру карары кабул ителде. Шураны вице-премьер Васыйл Шәйхразиев җитәкли. Ринат Закиров БКТның башкарма комитеты җитәкчесе булып калган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG