Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

"Тел сәясәте һәм мәгариф" секциясендә катнашучылар матур купшы сүзләр генә әйтелә дип, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының чит төбәкләр белән уңышлы чыгыш тыңлау белән канәгать булмаучылар да бар.

"Татарның хокуклары бүген мәктәптә, бакчаларында бозыла. Бүгенге көндә мәктәпләрдә хокукларны якларга кирәк, татар телен дәүләт теле буларак укытуны таләп итәргә кирәк. Мәгариф министрлыгы матур сөйли, купшы саннар әйтә, мин бу күз буяуны авыр кабул итәм, татар мәктәпләре дип сөйлиләр, әмма бармы алар? Мин дә урыс ата-анасы кебек, ник алар урыс телен укыта ала, ә мин, татар буларак, укыта алмыйм? Мин дә шушы Татарстанда яшим, шул ук күләмдә салым түлим бит. Ник минем хокукларым бозыла? Ник минем хокукларым якланмый?

Ни өчен минем балам бер сәгать татар телен укый, ә башка телне 6 сәгать укый?! Ник без бу проблем турында сөйләмибез? Матур презентацияләр яхшы, әмма милли мәгариф - көрәш мәйданы, ә без төп проблемны онытабыз, матур сүзләр белән үзебезне тынычландырыбыз", диде дүрт бала анасы, Татар ата-аналары берләшмәсе активисты Ксения Зарипова.

3 август иртәсендә яшьләр җиде мәйданчыкта бәхәс-дискуссияләргә җыелган: "тел һәм мәгариф", "тарихи хәтер", "яңа мәдәният", "гаилә һәм тәрбия", "медиа", "бизнес", "Татарстан илчеләре".

"Бизнес" мәйданчыгында "Бизнес Урда" яшь татар эшмәкәрләре клубын тәкъдим иттеләр. Әлеге оешма татар проектларына теләктәшлек күрсәтүне максат итеп куя. Төрки, мөселман илләре, төбәкләре белән багланышлар да кора башлаганнар.

Клуб татар телен саклау һәм үстерү фонды булдыру мәсьәләсен дә карый. Реаль файда китергә татар проектларына финанс ярдәм күрсәтү яхшы булыр, дип саный алар.

"Чит илләр" проектлар сессиясендә чыгыш ясаган, Латвиядә туып үсеп Англиядә IT өлкәсендә эшләүче Марат Хәкимов Федераль җыен кабул иткән туган телләрне ихтыяри укыту кануны темасына кагылды. Хәкимов бу вакыйга Татарстан хөкүмәтенең дә, халыкның да татар телен саклый алмавын күрсәтте, диде. Шунда ук чыгыш ясаган Рөстәм Сүлти Лондонда татар теле курслары ачу турында сөйләде.

Лондон татарлары татар теле курслары ачмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Форумның Чит илләр сессиясендә 2 августта чыгыш ясаган Германия вәкиле Тимур Харрасов татарча белмәгән татарларны татарча кинолар аша татарчага өйрәтергә мөмкин, татар кино индустриясен күтәрергә кирәк диде.

Татар яшьләре форумында телгә кино аша өйрәтү тәкъдиме яңгырады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Себердән килгән яшь делегат белән җирле проблемнар турында сөйләшәбез

Камил Сәйфуллин
Камил Сәйфуллин

Омски өлкәсеннән килгән Камил Сәйфуллин сүзләренчә, Себердә татарларда проблемнар шактый күп. Иң зурлардан - мәгариф проблемы. "Безнең өлкәдә татар телен даими укыткан бер мәктәп кенә бар. Калган татар мәктәпләрендә исә татар теле факультатив статусына ия, анда татар телен барысы да укымый шул", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Омскида зиратлар проблемы да бар. Татарлар җирләнә торган зиратта хәтта койма да юк. Хәзерге вакытта мэрия белән сөйләшүләр алып барабыз, ди Сәйфуллин, алга таба зиратны тәртипкә китереп булыр дип өметләнә ул. ​

Камил яшьләр форумында беренче тапкыр катнаша. "Бездә татар чараларын үткәрү тәҗрибәбез бар, шулай да, башка төбәкләр, Казан мондый чараларны ничек үткәрә, нәрсәләр оештыра, боларны өйрәнәсе килә. Татар тормышын җанландыру эшчәнлеген дәвам итәргә телибез", дип сөйләде ул безгә.

Пленар утырыштагы чыгышларның кайбер кызыклы өлешләрен тупладык

Татар яшьләре форумының пленар утырышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:34 0:00

Форум катнашучыларның кичке ашы. Ашханәгә озын чират, төркемләп кенә кертәләр.

Кергәндә - "Аленка" шоколады бирелә.

Делегатлар "ни өчен урыс шоколады бирелә? Әминә кәнфитләре бармы?" дип шаярып дәгьва белдерә.

Форумга Кушма Штатлардан килгән Ленар Мөхәммәдиев Һәм Мансур Җиһаншин үзләрендәге татар тәмгыятьләре, аларның эшчәнлек ысуллары, татар телен саклау тырышлыклары, Канада һәм АКШ татарлары арасындагы хоккей уеннары турында кызыклы итеп сөйләде.

АКШ татарлары үз җәмгыятьләре белән таныштырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:31 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG