Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы телне сакларга чакырган резолюция кабул итте


Дөнья татар яшьләре форумы утырышы
Дөнья татар яшьләре форумы утырышы

VIII Дөнья татар яшьләре форумы делегатлары җомга көнне резолюция кабул итте. Документның зур өлеше татар телен саклауга, үстерүгә багышланган.

Резолюциядә татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачуга, татарлар яшәгән төбәкләрдә балаларда, яшьләрдә татар телен белүгә ихтыяҗ тудыруга ярдәм итү, Русия югары уку йортларына, Татарстанның мәгариф һәм фән министрылыгына ачык университет нигезе буларак, татар телен онлайн укыту модульләрен булдыруны сорап, мөрәҗәгать итү турында язылган.

Моннан тыш, резолюциядә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар оештыру, "Акыл фабрикасы", "Татарча диктант", альтернатив музыка концертлары кебек чараларны дәвам иттерү, яшьләр проектларына бәйге, татар костюмы көннәре оештыру кебек бүлекләр дә бар.

Казан шәһәрендә заманча татар мәдәнияте үзәге ачу мәсьәләсе аерым пункт булып чыгарылган. Шулай ук татар яшьләре оешмаларын Татарстан районнарында җәелдерү күз уңында тотыла.

"Татар-ана аналары" төркеме белән берлектә ата-аналар берлекләре челтәрен төзү дә, "Татарстанның яшь илчеләре" проектына басым ясау да планлаштырыла.

Резолюция өлгесендә шулай ук туган тел буларак татар телен сайлаучы балаларга меценатлар ярдәмендә стипендия фонды булдыру һәм татар мәдәниятен үстерү белән бәйле белгечлекләр сайлаган студентларга ярдәм итү дә каралган иде. Бу һәм делегатларның башка тәкъдимнәре ахыр документка керерме, юкмы - тагын бер атнадан билгеле булачак.

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы уза. Чарада 30 чит илдән, Русиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан меңгә якын делегат катнаша.

Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

XS
SM
MD
LG