Accessibility links

Кайнар хәбәр

1-5 августта Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак


2016 елда узган VII татар яшьләре форумы
2016 елда узган VII татар яшьләре форумы

Татар яшьләре форумы сигезенче тапкыр үтәчәк.

1-5 август көнндәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Чарада 30 чит илдән, Русиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан меңгә якын делегат катнашачак дип көтелә.

1 август көнне делегатлар Казанга килеп урнаша, экскурсияләр һәм танышулар уза. 2 август көнне "Корстон" үзәгендә пленар утырыш үткәрү күздә тотыла, аңарчы татар яшьләренең проектлары аллеясе оештырыла. Төштән соң проектлар сессиясе уздырылачак.

3 август көнне яшьләр өчен җиде мәйданчыкта бәхәс-дискуссияләр үткәреләчәк: "тел һәм мәгариф", "тарихи хәтер", "яңа мәдәният", "гаилә һәм тәрбия", "медиа", "бизнес", "Татарстан илчеләре". Шул ук көнне танылган галим Рәшит Сүнәев лекциясе каралган, кичкә таба пленар утырышның дәвамы булачак.

4-5 август көннәрендә мәдәни чаралар каралган. Шимбә көнне делегатлар Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарында булачак, якшәмбе алар Казанда узачак "Печән базары" татар шәһәр мәдәнияте фестивалендә катнашачак.

XS
SM
MD
LG