Accessibility links

Урыс телле ата-аналар милли телләрне ихтыяри рәвештә шимбә укытырга тәкъдим итә


Татарстан, Башкортстан һәм Бурятиядән бер төркем урыс телле ата-аналар Русия мәгариф министрлыгына мәктәпләрдә шимбә ял итү тәкъдиме белән чыкты. Алар бу көнгә ихтыяри ана телләрен калдыруны сорый.

Әлеге идеяне алга сөрүче Башкортстан укучыларының хокукларын яклау комитеты вәкиле Галина Лучкина балаларның шимбә дә укырга мәҗбүр булуы ана телләре белән бәйле дип саный. "Әлеге вакытта мәҗбүри ана телен уку аркасында гомум програмга башлангыч сыйныфларда гына да 2-3 сәгать өстәлә. Шул сәбәпле безнең балалар атнасына алты көн укыйлар. Әлеге мәсьәләдә милли республика мәнфәгатьләре белән бәйле фәннәрне шимбәгә калдырып, аларны ихтыяри итүгә күчәргә кирәк дип саныйбыз", ди Лучкина. Бу хакта UfaCity News яза.

Мөрәҗәгать авторлары шимбә укуны ихтыярига калдыруны һәм бу көнне ана телен, республика мәдәниятен һәм тарихын өйрәнергә тәкъдим итә.

Урыс телле төбәкләрдә бу көнне кайбер фәннәрне тирәнтен укытуны оештырырга була дип саный активистлар. "Милли телләрне өйрәнүдә төбәкләр эктнократиясенең карашлары һәм гамәлләре Русия президентының ана телләрен ихтыяри өйрәнү турындагы сүзләренә каршы килә, ватандашларның конститутцион хокукларын боза. Ярты ел эчендә безнең иҗтимагый фондка Татарстан һәм Башкортстан ата-аналарыннан төбәк телләренең Русия дәүләт теленнән өстен куелуы турында бик күп мөрәҗәгать килде. Ләкин рәсми затлардан аңлатмалар алырга тырышу нәтиҗәләрен китермәде", дигән "Гражданский патруль" хокук яклау оешмасы башлыгы Ростислав Антонов.

Активистлар фикеренчә, милли телләрне "таяк белән" өйрәтү урыс телле халыкны республикалардан күчеп китәргә мәҗбүр итә".

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, рәсми хакимиятләр дә каршы чыкты. Урыс телле ата-аналар үзгәрешләрне хуплый.

XS
SM
MD
LG