Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт пенсия мәсьәләсен хәл итте: пенсионерлар калмаячак"


Русиядә ирләр пенсиягә 65, хатын-кызлар 63 яшьтә чыгачак

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин хөкүмәт реформалар уздырса, туган-тумачалык белән шөгыльләнмәсә, пенсия яшен арттыру да, өстәмә кыйммәт салымын күтәрү дә кирәк булмас иде дип саный.

Русиядә пенсиягә чыгу яшен арттырмакчылар. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Бу хакта Русиядә халык футбол дөнья беренчелеге белән мәш килгән вакытта игълан ителде. Шул ук вакытта өстәмә кыйммәт салымын (НДС) да 18%тан 20% кадәр күтәрәчәкләре мәгълүм булды.

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин хөкүмәт пенсия мәсьәләсен хәл итте, инде пенсиягә чыгарлык пенсионерлар калмаячак дип әйтә. Аның фикеренчә, Русиядә пенсия яшен күтәрмичә дә, салымнарны арттырмыйча да халыкны бик яхшы шартларда яшәтергә мөмкин. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Таһир әфәнде, пенсия яшен арттыру нәрсәгә китерәчәк?

– Димәк бернинди дә реформалар уздырырга җыенмыйлар. Бары каешны тагын да кысу турында гына сүз бара. Өстәмә салым (НДС)ны күтәрәләр икән бәяләр артачак һәм болай да хәерче халыктан тагын да күбрәк салым ала башлаячаклар.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

Минемчә, пенсия яшен, НДС һәм башка салымнарны күтәрмичә дә пенсия һәм хезмәт хакларын арттырырга мөмкинлек бар. Шулай ук салымнарның казнага керүен дә арттырып була. Моның өчен реформалар кирәк. Ә реформалардан күрәсең хөкүмәт курка. Шулай ук белемнәре дә җитеп бетмидер дип уйлыйм.

Иң беренче чиратта салым системасын реформалау кирәк. Ул хәзерге заман өчен шактый артта калган. НДС реформасы өчен күләгәдә эшләүче ширкәтләрне ачык базарга чыгарырга кирәк, шуның нигезендә пенсия һәм социаль фондларга да керемнәр һәм салымнар артачак. Хәтта 50% арттыру мөмкинлеге бар. Әмма моның өчен ныклап эшләргә кирәк. Күрәсең аларның эшләргә теләкләре юк.

– Башка илләрдә пенсиягә соң чыгалар дип аңлатуга ничек карыйсыз?

Кеше пенсиягә чыгуга ук бер-ике елдан үлеп китәчәк дигән сүз

– Әйе башка илләр белән чагыштырырга яраталар. Русиядә бит тормыш шартлары авыр. 55-60 яшьлекләрнең күбесе инде чирле. Аларның күбесе хәтта инде хәзерге пенсия яшенә кадәр дә авырлык белән эшли. Димәк пенсия яшен арттыргач, кеше пенсиягә чыгуга ук бер-ике елдан үлеп китәчәк дигән сүз. Безнең хөкүмәт моны уйламыймы яисә киресенчә шулай итеп дәүләтнең чыгымнарын киметмәкчеме. Дәүләт пенсия мәсьәләсен хәл итте: пенсионерлар булмаячак.

Вакыт аралыгы да бик кыска бит. Инде 2019 елда ук пенсия яше бер елга артачак. Ярты ел да түгел, ә бер ел. Аннары тагын ике елдан тагын бер елга артачак. Уйланылмаган адым.

– Хөкүмәт пенсия яшен арттырып чыннан да күп акчалар саклап кала аламы?

Пенсия яшен, салымнарны күтәрмичә дә акча табу юллары бар

– Хөкүмәт бу салымнарны, пенсия яшен арттырып триллионнар эшләү турында хыялланган акчалар алай зур сумма түгел. Безнең илдә дәүләт чыгымнарын тиешлечә кулланмаудан күп акчалар югалталар. Русиядә бит салымнарны шактый күп җыялар. Ә менә аларның ничек туздырылуын без үзебез күреп торабыз. Дәүләткә кирәк-яракларны сатып алуга үз якыннарына гына заказ бирелә. Һәм ул зур акчага эшләнә. Әгәр бу өлкәдә бераз булса да көндәшлек булса чыгымнарны киметеп булыр иде.

– Нинди суммалар турында сүз бара?

– Дәүләт катнашкан муниципаль заказ инде 2016 елда ук 30 триллион сум тирәсе иде. Хәзер бу саннар бик үзгәрмәгәндер дип уйлыйм. Көндәшлек булып шуның 10% гына калса да шактый акча китерер иде. Әлеге акчалар белән пенсия фондының бүген җитмәгән акчаларын түләп була. Күрәсең хөкүмәт моңа барырга җыенмый, чөнки тендерларда нигездә үз кешеләре җиңә.

Русия төбәкләрендә гомер озынлыгы
Русия төбәкләрендә гомер озынлыгы

Гадел сайлаулар, демократиядән башка да алга китеш мөмкин түгел. Тагын дәүләт чыгымнарына килгәндә, куәт һәм саклану өлкәсенә күп акчалар китә. Ул безнең бюджетның өчтән берен тәшкил итә. Без бит бер ил белән дә сугыш алып бармыйбыз, безгә янаучылар да юк. Шуңа ул өчтән бернең 30% гына кыскартсак та, шул пенсия фондының җитмәгән акчаларын җыяр идек.

Әгәр хөкүмәт шундый адымнардан башлады икән, димәк киләсе алты-ун елда бернинди алга китеш булмаячак. НДСны 18%тан 20%ка күтәрү техник адым. Тискәре йогынты ясый башласа аны арттырып та киметеп тә була, ә менә пенсия мәсьәләсенә кереп китсәк, ул бүгенге көннән үк халык арасында низаглар тудыра, хөкүмәткә ышанычсызлык уята. Яшьләр арасында да пессимизм барлыкка киләчәк. Ә гомум дөньяда бит башка төрле процесслар бара.

– Нинди процесслар?

– Хәзер Европада кеше авырып яки эшсез калып үзен тәэмин итә алмый икән, дәүләт аңа ярдәм кулы суза. Мисал өчен Финляндиядә шундый сынау бара. Аның икътисадка тискәре йогынтысы да юк. Киресенчә элек керемнәре булмаган кешеләр ширкәтләр чыгарган продукцияне алу нәтиҗәсендә җитештерү арткан, социаль киеренкелек кимегән. Ә Русия эшне бөтенләй башка юнәлештә алып бара.

Төрле илләрдә пенсиягә чыгу яше
Төрле илләрдә пенсиягә чыгу яше

Пенсия яшен арттыралар, ә шул ук вакытта хезмәт урыннары белән тәэмин итү бик түбән дәрәҗәдә. Безнең илдә рәсми эшсезләр саны түбән, ә чынлыкта ул бик югары. Русиядә 15 миллионлап эшсез кеше бар. Моны күптән түгел КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов та әйтте. Бу кешеләрнең күбесе авылларда гомер кичерә. Алар шул 55-60 яшьтә пенсиягә чыккан әти-әниләре җилкәсендә ята. Кайберләре исерткеч эчемлекләр эчеп сәрхүш тормышы алып бара. Шулай ук аннан-моннан эш табып акча эшләүчеләр дә бар.

Алар ни өчен эшсезләр хисабына басмыйлар дигәндә, аның файдасы юк. Русиядә эшсезләргә түләнә торган акча аена 850 сум. Аны киләсе 2019 елга да үзгәртмәскә булдылар. Бу 850 сум көлке сумма. Бу аларның аена ике тапкыр эш карап мәшгульлек фондларына барып кайтуына гына җитә. Автобуслар йөрмәгән авыллардан хәтта бу акча да аз.

Шәһәрдә шулай ук эш белешү өчен унлап адрес бирәләр. Анда барып җитәргә шулай ук бу акчалар җитми. Эшле булу шанслары да юк диярлек, шуңа алар мәшәкатьләнеп тә йөрми. Инде без пенсия яшен дә күтәрәбез икән, бу 15 миллион өстенә тагын берничә миллион өстәләчәк. Болар инде яшерен эшсезләр генә булып кала алмый, барысы да ачыкланачак. Монда инде бюджеттан шактый чыгымнар кирәк булачак. Бу хакта уйлап караучы да юк.

Хөкүмәтнең эш урыннарын арттырабыз дигән сүзләрне мин инде 20 ел ишетәм. Статистика киресен күрсәтә. Ростат мәгълүматларына күрә, ун ел элек илдә 48 миллион кеше эшле санала иде, ә соңгы елларда 44 миллион калган. Димәк рәсми эшләүчеләр саны кими. Эш ураннары, җитештерү артмый. Шундый вакытта хөкүмәт реформалар үткәрүдән дә кача.

Азатлык пенсия яшен арттыруга казаннарның мөнәсәбәтен белеште.

Пенсия яшен арттыру нигә кирәк?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG