Accessibility links

Медведев Русядә пенсия яшен арттыру турында игълан итте


Русиядә пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Бу хакта Русия хөкүмәте утырышында Дмитрий Медведев белдерде дип яза Интерфакс.

2028 елга ирләрнең пенсиягә чыгу вакыты - 65, 2034 елга хатын-кызларның 63 яшь тәшкил итәчәк. Зур хезмәт стажы булган кешеләр пенсиягә ике елга алданрак чыга алачак. Әлеге карар пенсияләрне ел саен бер мең сумга артттыру мөмкинлеге бирә диелә.

Тиешле рәсми хезмәт стажын тутыра алмаучылар өчен социаль пенсияләр хатын-кызларга 68 яшьтә, ир-атларга 70 яшьтә билгеләнәчәк.

Пенсиягә чыгу белән бәйле төрле ташламалар, әйтик хәрбиләр, укытучылар, табиблар, авыр климатта эшләүчеләр өчен аерым шартлар сакланачак дип вәгъдә бирә Медведев.

Канун өлгесенең соңгы варианты Русия думасына 14 июньдә кертелер дип көтелә.

Әлегә Русиядә ирләр пенсиягә 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яштән чыга.

"Җәмәгатьчелек фикере фонды" сораштыруларына караганда, пенсия яшен арттыру реформасын русияләрнең 9 проценты гына хуплый. Халыкның өчтән бере пенсия яшенә җитми үлеп китүеннән курка.

XS
SM
MD
LG