Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия пенсионерлар өчен иң начар илләр бишлегенә кергән


Русия пенсия яшендәгеләргә яшәү өчен иң начар илләр бишлегенә кергән. Natixis Global Asset Management ширкәте төзегән Глобаль пенсия индексында 43 ил арасында Русия 40нчы урында.

Русия - пенсиядәгеләр өчен дөньядагы иң начар илләрнең берсе. Глобаль пенсия индексында ул мөмкин булган 43 урыннан 40нчы баскычта. Төркия, Кытай, Мексика да алдарак тора. Русиядән түбәнрәк Бразилия, Греция һәм Һиндстан гына урнашкан.

Соңгы бер ел эчендә Русиянең рейтингтагы урыны үзгәрмәгән, ләкин гомум баллары 46 проценттан 45 процентка кадәр кимегән.

Пенсиягә чыгу өчен иң яхшы илләр булып Норвегия, Швейцария, Исландия, Швеция һәм Яңа Зеландия тора. АКШ быел өч баскычка түбән төшкән һәм 17нче урынны алган.

Икътисади үсеш министрлыгы фаразлавынча, Русиядә алдагы 20 елда пенсияләр арта алмаячак. Пенсионерларга акча түләүне азмы-күпме арттырыр өчен пенсия яшен арттыру кирәк дип белдерелә.

Алексей Кудринның Стратегияләр әзерләү үзәге элегрәк белдерүенчә, пенсия яшен күтәрү пенсияләрне 30 процентка арттырачак. Кудрин үзәге пенсия яшен 2019-2020 елларда ук арттырырга тәкъдим итә. Ирләрнең пенсиягә чыгу вакытын 65 яшькә, хатын-кызларныкын 63 яшькә кадәр күтәрү пенсионерлар санын 9 процентка киметәчәк, диелә Кудрин үзәге хисабында.

XS
SM
MD
LG