Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда протестчылар Кирмәнгә җитте, 20ләп кеше тоткарланган


Казан Кирмәне янында кешене тоткарлау
Казан Кирмәне янында кешене тоткарлау

Казанда Навальный тарафдарларының пенсия яшен күтәрүгә каршы чарасы Тинчурин паркыннан Казан Кирмәненә күчте. Килештерелмәгән митинг һәм йөрештә тоткарланучылар бар. Чарада кулына Татарстан әләмен тоткан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмов тоткарланды.

9 сентябрь оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары Русия буйлап пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары оештырды. Казанда протест җыены Тинчурин паркында башланды. Шәһәр хакимияте митингны бу урында килештермичә, Юдинода оештырырга тәкъдим иткән. Навальный тарафдарлары чараны барыбер Тинчурин паркында уздыру турында игълан итте. Митингта 500ләп кеше катнашты. "Пенсия аферасына - юк" плакатын тоткан ике кеше тоткарланган.

Протест чараларында катнашучыларның бер өлеше (200ләп кеше) Казан үзәгенә юл тотты. Йөреш вакытында "Монда без хакимият", "Русия Путинга каршы", "Безгә барыбер түгел" кебек шигарләр яңгырады. Чарада катнашучылар аларны Кирмәндә дә яңгыртты.

Йөрештә катнашкан һәм Казан Кирмәненә барып җиткән активистлар арасында берничә дистә кеше тоткарланган. Бер кеше Бауман урамында тоткарланган. Кирмәннән чыккан протестчыларның егермеләбе тоткарланган.

Моннан тыш, Тинчурин паркында узган митингта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмовны да тоткарлаганнар. "Idel.Реалии" хәбәрчесе сүзләренчә, ул кулына Татарстан байрагын тотып барган.

"Хакимиятләр шушы яшьләрдән курка торгандыр"

Протест чарасын уздыруга Чаллыда да рөхсәт булмаган. Шәһәр идарәсе тәкъдим ителгән урыннарның барысында да төрле төзәтү эшләре яки чаралар узуын белдергән. "Башка урыннарны бирүдән дә төрле сәбәпләр белән баш тартканнар. "Безнең иҗтимагый оешмага 23-25 яшьлекләр дә тартыла. Хакимиятләр шушы яшьләрдән курка торгандыр", диде Азатлыкка "5 май" оешмасы координаторы Раушан Вәлиуллин.

Чаллыда протест чарасы
Чаллыда протест чарасы

Урам чарасына килүчеләрнең кулларында төрелгән шигарләр дә күренде. Рөхсәт булмаганлыктан, аларны ачып, күтәреп торучылар булмады. Бары Раушан Вәлиуллин бөтен илнең пенсия яшен арттыруга каршы булуы турында искәрткән шигарне ике сәгатькә якын күтәреп торды һәм чарага килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде. Ул нык кына активлаша башлагач, аның янына Чаллы хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллин берничә полиция офицеры белән килеп аңа кисәтү ясады.

Митингтан соң Раушан Вәлиуллин тоткарланды, аны полиция бүлегенә алып киттеләр. Митинг оештыруда катнашкан башка өч активист та тоткарланды.

9 сентябрь көнне опозицион сәясәтче Алексей Навальный тарафдарлары Русия буйлап пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары оештырды. Протестларны бу көнне оештыру Русиянең 80 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар белән бәйле. Төрле шәһәрләрдән дистәләп кеше, күбесенчә, Навальный штаблары активистлары тоткарланды. Мәскәүдә һәм Петербурда кешеләрне кыйнау очраклары да булды.

XS
SM
MD
LG