Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада пенсия яшен арттыруга каршы меңләп кеше чыкты, тоткарлаулар бар


Уфада пенсия яшен арттыруга каршы меңнәрчә кеше чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

9 сентябрь Уфада оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары пенсия яшен арттыруга каршы урам йөреше уздырды. Полиция чарада катнашучыларның берничәсен тоткарлады.

Каршылык чарасына хакимият рөхсәте булмау сәбәпле, Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчеләре иртән үк кулга алынган. Алар башкаланың Киров районы мәхкәмәсенә китерелгән. Мәхкәмә карары әлегә билгеле түгел.

Навальныйчыларны чара алдыннан ук шулай куркытуга карамастан, яшьләр күп иде. Йөреш башында меңгә якын кеше җыелды. Чарада катнашучылар башкаланың Дәүләт концерт залы каршындагы мәйданга җыелып, тротуарлар буйлап Республика йортына кадәр барды. Полиция тавыш көчәйткечләрдән бертуктаусыз бу чараның канунсыз булуы турында кисәтеп, таралырга кушып торды.

Урам йөреше
Урам йөреше

Чарада катнашучылар: “Без пенсия реформасына каршы!”, “Пенсия – тереләргә!”, “Путин – карак!”, “Сәяси тоткыннарга ирек!”, “Чекистларга – хурлык!”, “Алдагы мөддәт – төрмә!” “Кануннар – кешеләр өчен!” кебек шигарләр кычкырып, Уфаның Ленин урамы тротуарыннан башта Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры каршына, аннан соң Республика йорты янына килде. Анда тротуарга йөрешне туктату өчен киртәләр корып куелган иде, ләкин халык аны дәррәү таптап ары узды. Полиция халыкны таралырга өндәде, халык дәррәү: “Хурлык!” дип кычкырып алга атлады. Шуннан полиция сайлауга чакыручы автобус китертеп, чара алдына куеп, көчле музыка акыртты.

Мәҗит Гафури театры янында
Мәҗит Гафури театры янында

Сайлау шигарләре эленгән автобус тавыш бирергә чакырып, көчле музыка белән чарада катнашучыларга комачау тудырып барды. Тротуарда очраучылар аларны сайлауга чакыручылар чарасы дип алдансалар да, шигарләрне ишеткәннән соң чынбарлыкны аңлады. Каршылык тудырып барган автобус хәтта “хәрәкәт тыелган” дигән билге торган бер якка йөрешле урамга да керде. Әлбәттә, аны полиция машиналары озатып барды. Бер якка йөрешле урамда алар машина хәрәкәтенә каршылык тудырды. Шулай итеп, полиция үзе үк юл хәрәкәтен бозды.

Чарада катнашучыларның берсен тоткарлау
Чарада катнашучыларның берсен тоткарлау

Йөрешне идарә итүчеләр булмау сәбәпле, алдан атлаучылар кая барса, халык аларга иярде. Башта республика йортыннан соң Эчке эшләр министрлыгы утырган бина каршыннан үтеп, Һөнәр берлекләре бинасы янындагы мәйданга карап кузгалган иделәр, аннан прокуратура һәм иминлек хезмәте утырган биналар яныннан узарга булдылар. Йөреш барышында шигарләр тотып баручы һәм ныграк кычкыручылар кулга алынды.

Йөрештә катнашучылар ике сәгать чамасы атлаганнан соң кабат Башкортстан Дәүләт концерт залы каршындагы мәйданга кайтып, чараны туктатып сүлпән генә таралышты. Дөрес анда сафлар шактый сирәгәйгән иде инде.

Навальныйчыларның берсе Азатлык хәбәрчесенә иртән фатирлардан алты кеше кулга алынуы, чарадагыларны да санап унбишкә якын кешенең тоткарлануын әйтте.

Әлеге чара, хакимият тыюга карамастан, яшьләрнең курыкмавын, ризасызларның арта баруын күрсәтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG