Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинованы Мәскәүгә психиатрик тикшерүгә җибәргәннәр


Ольга Зыятдинова
Ольга Зыятдинова

Экстремизмда гаепләнелүче Ольга Зыятдинованы тикшерү комитеты соравы белән Мәскәүгә психиатрик экспертизага җибәргәннәр. Ләкин активистның әнисе Надежда Гавриленко сүзләренчә, ул клиникада юк.

Зыятдинова Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгенә җибәрелгән дип хәбәр иткән Надежда Гавриленко Idel.Реалиига.

Аның сүзләренчә, Ольга Зыятдинова 10 августтан 24 августка кадәр ачлык тоткан. 24 август аны экспертизага җибәргәннәр: башта Сембергә, соңыннан Мәскәүгә китергәннәр. "Ләкин мин кызымны Сербский үзәгендә таба алмыйм. Бүген генә шалтыраттым, ул монда кермәде дип җавапладылар", дип сөйләгән Надежда Гавриленко.

Экспертларга нинди сораулар бирелүен, экспертизаның ничә көн дәвам итәчәген Надежда ханым белми. Аның үзләренчә, Ольга Зыятдинова психиатрик экспертизаны Казан клиникасында узуга каршы булган. "Бехнең психиатрик клиникалар үзләре дә кызыма экспертиза уздырудан баш тартты", ди Гавриленко. Кызының хәзер кайда икәнлеген әни кеше белми. Ул Мәскәүнең берәр тикшерү изоляторында тотыладыр дип фаразлый.

Июнь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде. Ул балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнә. Экстремизмда гаепләү аңа Вконтакте социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен белдерелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG