Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына Габдулла Тукай исеме биреләчәк


Русия һава аланнарына исем бирү бәйгесендә тавыш бирү тәмамланды, рәсми нәтиҗәләр игълан ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан һава аланына Габдулла Тукай исеме биреләчәк. Сайттагы мәгълүматтан күренгәнчә, аның өчен 69 мең кеше тавыш биргән (55%). Чаллы һәм Түбән Кама янында урнашкан Бигеш һава аланы Николай Лемаев исемен йөртәчәк (32 мең тавыш).

Уфадагы һава аланы Мостай Кәрим исеме белән аталачак. Сайтта ул 95 мең тавыш җыя алган (49%). Акмәчет һава аланына Иван Айвазовский исеме биреләчәк (148 мең тавыш).

Тавыш бирү "Русиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында барды, аның нәтиҗәләре 4 декабрь кичендә игълан ителде. Тавыш бирүдә 5 миллион кеше катнашты, дип хәбәр ителә.

Русиядә һава аланнарына исем сайлау октябрьдә башланды. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

Күп шәһәрдә тавыш бирү тирәсендә шау-шу булды. Акмәчет һава аланына тавыш бирүдә ике тапкыр Совет берлеге каһраманы, кырымтатар очучысы Аметхан Султан исемен кертмәделәр, зур шау-шудан соң аның исеме исемлеккә кертелде, ләкин иң күп тавыш (65-67%) җыйган хәлдә соңгы, дүртенче этапка эләкмәде. Уфа һава аланына исем сайлауда да каршылыклар булды, бер төркем жәмәгәть эшлеклесе исемлектән Мостай Кәрим исемен алып ташлауны таләп итте.

XS
SM
MD
LG