Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һава аланына исем эзләү – халык фикерен читкә юнәлтү"


"Казан" һава аланы

Русиядә һава аланнарына исем сайлау бара. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

Русия һава аланнарына илнең мәшһүр шәхесләре исемнәрен бирү шаукымы дәвам итә. Татарстанның иҗтимагый пулаты "Казан" һава аланына исем сайлау өчен халык арасында тавыш бирү оештырган иде. Аның беренче туры узды һәм иҗтимагый пулат хәбәр итүенчә, анда тугыз шәхес исеменә өстенлек бирелгән: Михаил Девятаев, Гавриил Державин, Муса Җәлил, Сергей Королев, Николай Лобачевский, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Андрей Туполев, Федор Шаляпин.

Күрүебезчә, әлеге тугыз шәхес арасында икесе генә татар – шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Иҗтимагый пулат белдерүенчә, 28 октябрьгә кадәр великиеимена.рф сәхифәсендә теләгән исемне тагын тәкъдим итәргә мөмкин. 500 кеше тәкъдим иткән исем шушы 9 кешедән торган исемлеккә өстәләчәк икән.

Социаль челтәрләрдә бер төркем татар яшьләре Сөембикә исемен тәкъдим итәргә чакыра. Әйтергә кирәк, беренче турда иң еш тәкъдим ителгән исемнәр арасында Сөембикә исеме алда бара иде инде, аның икенче турга узмавы күпләр өчен сәер булды. Азатлык белән сөйләшкән белгечләрнең барысы да бу бәйгене халык игътибарын проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап табылган уен дип саный.

Тарихчы Нурулла Гариф:

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Мин моны кирәкмәс эш дип саныйм. Чөнки Мәскәү тарафыннан нинди генә тәкъдим чыкмасын, алар беркайчан да татар файдасына булмаган, татар мәнфәгатен якламаган. Хәтерләсәгез, әле 2000 һәм 200 сум акчаларга кайсы шәһәр сүрәтен төшерү дигән бәйге барды. Татарларны үсендерделәр. Хәтта Татарстан мөфтие дә Кагъбәтулла янында урыс акчасына Казан исемен бирергә дип дога кылып кайтты. Шундый түбәнлекләргә төшкәннән соң татарны алдадылар.

Бу бер уен гына. Моның сәбәбе билгеле - халыкка тормыш көннән-көн авырая, пенсия мәсьәләсе булсынмы, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү булсынмы, бу халыкны проблемнардан читкә этәрү ысулы гына. Һәм читкә иң актив халыкны гына этәрәләр, чөнки актив халык нигездә интернетта аралаша. Һәм бу шушы халыкны читкә алып китү инде.

Аннары бу бит менъеллык Казан. Ничек инде меңъеллык Казанга башка исемнәр бирелергә тиеш. Тукай исеме кертелгән, әмма Тукай болай да күп нәрсәгә кушыла инде.

Бирелгән исем дә Бөек Ватан сугышы белән бәйле булачактыр әле, чөнки ул патриотизмга бәйле. Анда Кол Гали яки милли язучыларга бирү каралмаган. Һәм иң соңгысы - бу исемне бит барыбер Мәсәкүдә раслаячаклар һәм ул татар файдасына расланмаячак. Татар халкына монда бөтенләй катнашу кирәкми. Татар халкы исеменнән Татар иҗтимагый үзәгеме, Дөнья татар конгрессымы "без бу уенда катнашмыйбыз, чөнки безнең мәнфәгатьләр якланмый" дип кистереп әйтсен иде", ди Гариф.

Татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Тәбрис Яруллин үзенең Инстаграм битендә Тукайга тавыш бирергә чакыра.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Минем үземә Казан исеме дә бик ошый иде, чөнки бөтен дөньяда башкалабызның данын тарата. Әмма аеропортларга танылган шәхесләр исемнәрен кую ыгы-зыгысы башлангач, Казан исемен калдырып булмый инде. Тик нәрсә булса да, Татарстан башкаласындагы һава аланы татар кешесе исемен йөртергә тиеш. Бу дөньякүләм язылмаган канун. Баштарак шактый күренекле шәхесләрнең исемнәре тәкъдим ителде. Мин үзем Сөембикә ханбикә исеме яклы идем. Башкаларны да шуңа тавыш бирергә чакырдым. Гадәттә дөньякүләм һава аланнарында хатын-кыз исемнәре юк. Бу бик яхшы бер үрнәк булып торыр иде һәм татар даны тарихын да таратыр иде. Әмма бу исемне төшереп калдырганнар, гәрчә ул беренче урында барса да. Һаман шул Тукай белән Җәлилгә калдык бугай инде. Мин бу очракта Тукай яклы. Чөнки Тукай бөтен төрки дөнья өчен уртак шагыйрь. Аның кемлеген аңлатып торырга кирәкми", ди.

Милли хәрәкәт лидерларының берсе, Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов:

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Без, Казан татарлары, тарихны кабат искә төшереп Казан ханбикәсе Сөембикә, язучы Гаяз Исхакый һәм татар халкының бөек шәхесләре исемен һава аланы исеме итеп кенә түгел, ә татарлар күпләп яшәгән өлкәләрдә урамнарга, мәйданнарга, уку йортларына, китапханәләргә бирергә тырышырга тиеш. Урыс шовинистрлары моңа ирек бирми. 1552 елда бирле безнең халыкның рухын сындыру, мәсхәрәләү бара. Хәтерләсәгез, берничә ел элек Чаллыда Андрей Җелезнов дигән табип аксакал Мисбах Сәхәбетдиновтан түбәтәен салуны таләп итә. Мәчет карты бу хурлыкка түзә алмыйча, күпмедер вакыттан соң аны атып үтерә. Хәзер шуның өчен Мисбахетдин хәзрәт төрмәдә утыра. Шулай ук мәктәптә мөселман кызларыбызга дин кушканча киенергә тыю, латин әлифбасында язарга рөхсәт бирмәү, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле булган татар телен укытуны ихыярига калдыру - бу барысы да татарны кимсетү", ди Кашапов.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин:

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Беренчедән, мин бу һава аланнарына исем кушу чарасын халыкның игътибарын башка юнәлешкә җибәрү өчен гениаль адым дип саныйм. Хәзер һава аланнарына исем кушкач, автовокзалларга, йортларга исемнәр кушып була. Бу әйбер белән шактый еллар дәвамында халык игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин. Бүгенге көндәге социаль һәм башка проблемнардан читкә җибәрү.

Икенче яктан, Казан һава аланына бәйле исемлектә тугыз кеше бар. Шуларның икесе татар шәхесләре - Габдулла Тукай белән Муса Җәлил. Тавыш бирү минем карашка шактый ябык уза, үтәкүренмәле түгел. Кемнәр, ничек тавыш бирә, бәлкем чит төбәкләрдән күп тавыш бирәләрдер. Казан һава аланына исем бирергә аларның ни хаклары бар? Бу Казанда яшәүчеләрнең генә шәхси эше түгел микән?

Башта бит шактый гына Сөембикә исеме алда барды. Аннары карыйбыз, Сөембикә исемлектә юк икән. Бу шактый сәер булып күренде. Шул ук вакытта бу тавыш бирү кемнең кем икәнен дә күрсәтергә ярдәм итә. Менә КФУда безнең бер тарихчы Сөембикәне уйдырма (мифик) фигура дип атады һәм һава аланына кушарлык башка лаеклы исемнәр дә бар дип әйтте. Бу инде милләтебезнең тарихын кимсетү, чөнки татар халкы өчен Сөембикә мифик шәхес түгел, ә реаль шәхес. Татар халкы аны ярата һәм 550дан артык үтсә дә үз хәтерендә хөрмәтләп саклый.

Бу гадел тавыш бирү түгел сыман. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Ни өчен ике татар исеме генә калуы да аңлашылмый. Һаман да шул ук Тукай һәм Җәлил. Мәсәлән, безнең "Азатлык" оешмасы Гаяз Исхакый исемен тәкъдим итәр иде. Әмма сораучы булмады. Бу ябык процедура булды кебек. Инде әйткәнемчә, моның максаты - халыкның иҗтимагый фикерен башка юнәлешкә җибәрү ысулы гына, калганы инде мөһим дә түгел.

Татарстан башкаласы һава аланының исеме республика исемен йөрткән милләтнең исеме белән бәйле булырга тиештер. Шуңа бу фикерне алга сөрәчәкбез һәм мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Ә бәлкем бу исем инде хәл итеп тә куелгандыр. Үзенә күрә демократия уенын уйнау гына булып торадыр. Әмма ничек кенә булмасын, берәр бөек татар исемен кушу өлкәсендә эш алып барачакбыз. Әлбәттә, тарихлар да, дөньялар да үзгәрә. Әгәр 30 ел элек бөтен үзәк урамнарга Ленин исеме биргән булсалар, хәзер андый әйбер юк. Тарих хакыйкәтьне әле күрсәтәчәк", ди.

"Сираҗи сүзе" газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Милләтне бит аның шәхесләре таныта. Татар өчен Тукай ул урысларның Пушкины кебек. Шуңа бу очракта Тукайны, бәлкем Җәлилне, гомумән татар кешесен таныту яхшы булачак. Шул ук вакытта безнең шанлы тарихыбыз, үткәннәребез бар. Сөембикәбез дә бар. Шанлырак тарихтан баш тарту өчен, үткәннәребезнең зуррак булуын күрсәтүдән качып без якынрак тарихтагы кешеләрне күрсәтергә тырышабыз. Бу бик үк яхшы түгел. Шулай да Тукай яки Җәлил начар дип уйламыйм.

Русиядә Бөек җиңү милли идея булып тора. Шуңа Совет берлеге каһарманы Җәлил исеме узар дип уйлыйм. Ул федераль үзәк өчен дә файдалы, шул ук вакытта "менә бит татарны кысмыйбыз бит" күрсәтү өчен дә уңайлы. Бу очракта ниндидер башка исемнәр барыр дип уйламыйм. Татарстан башкаласында татар исеме булырга тиешлеге искә алыныр.

Һава аланнары исемсез генә дә юлчыларны матур кабул итәләр һәм озатып калалар иде. Русия дөньяда очкычлар егылу буенча беренче бишлеккә керми микән әле? Шуңа очкычлар белән уйнамасалар да була инде. Әмма уйный башлаганнар икән уйныйлар инде. Халыкны бер идея тирәсендә берләштереп, калган проблемнардан читләштерү дигән әйбер бар. Ул Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда кулланыла торган сәяси технология. Гәрчә Русиядә башка проблемнар хәттин ашкан", ди Сираҗи.

Без казаннардан да һава аланына кем исемен бирер идегез дип сорадык.

Казан һава аланына кем исемен бирер идегез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Белешмә: "Русиянең бөек исемнәре" дип аталган проект кысаларында 45 иң эре һава аланнарына мәшһүр ватандашлар хөрмәтенә исем бирергә тәкъдим ителә. Җиңгән исемнәр 5 декабрь билгеле булачак.

фикерләр (32)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG