Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына исем сайлау бара


Казан һава аланы
Казан һава аланы

"Русиянең бөек исемнәре" дип аталган проект кысаларында 45 иң эре аэропортка мәшһүр ватандашлар хөрмәтенә исем бирергә тәкъдим ителә. Татарстанның иҗтимагый пулаты "Казан" һәм "Бигеш" һава аланнарына исем бирү өчен халык арасында тавыш бирү турында игълан итте.

Русия һава аланнарына илнең мәшһүр шәхесләре исемнәрен бирергә уйлыйлар. Бу шәһәрләр арасында Казан, Уфа, Чаллы да бар. Татарстанның иҗтимагый пулаты "Казан" һәм "Бигеш" һава аланнарына исем сайлау өчен халык арасында тавыш бирү оештырган. Сораштыруда һәркем катнаша ала, белгечләр һәр тәкъдимне исәпкә алып, берничәсен икенче турга сайлап алачак диелә.

Татарстан халкыннан җыелган вариантлар ВКонтакте челтәрендәге төркемдә туплана, тәкъдимнәр 14 октябрьгә кадәр кабул ителә. Шулар арасыннан экспертлар һәр аэропорт өчен 30 исем сайлап алачак. Аннары бу вариантлар тагын тавышка куела, алардан 10 исем калырга тиеш. 19 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бу исемлектән өч иң популяр исемне сайлаячаклар. Алар "Русиянең бөек исемнәре" дигән федераль сайтта урын алачак. Анда тавыш бирү өчен 8 ноябрьдән алып 30ына кадәр вакыт бирелә, җиңгән исемнәр 5 декабрь билгеле булачак.

Хәзер интернетта Казан һава аланына исем сайлау бара. Иң еш тәкъдим ителгәннәре – Икенче дөня сугышы каһарманы, очучы Михаил Девятаев, Казан ханбикәсе Сөембикә, мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев һәм шагыйрь Габдулла Тукай исемнәре. Шул ук вакытта Казан һава аланын Явыз Иван исеме белән атарга кирәк дип санаучылар да бар.

Без казаннардан һава аланына кем исемен бирер идегез дип сорадык.

Казан һава аланына кем исемен бирер идегез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Шулай да, Казан һава аланына кайсы шәхес исемен биреп булыр иде? Азатлык берничә белгеч фикерен дә белеште.

Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

– Беренчедән, Казан исеме калса да ярый, ул исемне дөньяга таныту өчен Татарстан болай да күп көч һәм акча сарыф иткән. Икенче яктан, аэропортка исем бирү бит мәҗбүри түгел, андый мисаллар кайбер илләрдә генә бар. Шарль де Голь исемен биргәннәр имеш – булса соң, алар аны ул дөньядан киткәч, ихтирам йөзеннән атаган. Назарбаев, Әхмәт Кадыров исемнәрен бирү – болары авторитар хакимият билгеләре, Казакъстанда бөтен әйбергә Назарбаев исеме бирергә мөмкиннәр.

Ә инде бөтен Русия буйлап исем бирү китә икән, миңа калса Казан аэропорты өчен ул ниндидер татар милли каһарманы исеме булырга тиеш. Мәсәлән, Сөембикә диләр, чыннан да, әйбәт булыр иде, җитмәсә, хатын-кызлар исеме андый атамаларда еш очрамый. Сәяси каһарманнар арасында безнең рәсми яктан рөхсәт ителгәне бары Сөембикә генә. Башкаларны куярга барыбер бирмәсләр. Безнең исемнәребез күп әлбәттә. Кол Шәрифләрне, Олуг Мөхәммәтләрне искә төшерергә була. Бәлки Болгар дәүләте белән бәйле исемнәрне күтәрергәдер – Ибраһим ханны, мәсәлән.

Шунысы да бар – һава аланнарын исемләү идеясе белән чыккан Тихон Шевкунов Мәскәү һава аланнарының берсенә Ольга кенәз бикәсе исемен бирергә тәкъдим итә. Шул рәвешле ул баштан ук бу әйбергә дини мәгънә сала. Чөнки Ольга ул борынгы Русь хакимнәре арасында христиан динен кабул иткән беренче хатын-кыз. Алайга китсә, без дә Казан аэропортына ислам дине белән бәйле тарихи шәхес исеме бирә алабыз. Мәсәлән, Болгарда ислам динен кабул иткән Алмыш хан исемен: сездә христиан дине, ә бездә – ислам, болар безнең дәүләттә ике бертигез дин. Русия тарихына кагыла торган нәрсә бит ул. Без татарларны, Татарстанны Русия итеп таныйбыз икән, әйдәгез, алайса ислам белән бәйле әйберләрне дә кертик. Бу яктан караганда, Дагыстандагы Дербент аэропорты да сәхәбәләр исеме белән аталырга тиеш, алар анда беренче булып исламны кабул иткәннәр. Менә булыр рухи-әхлакый тәрбия.

Мин Сөембикә, Ибраһим хан, Кол Шәриф исемнәрен атар идем. Кол Шәриф мәчете бар, аны беләләр.

Девятаев исемен тәкъдим итәләр, ул очучы булган, каһарман диләр. Беренчедән, ул Мордовиядә туган, аның исеме белән Сарански аэропортын атарга була. Икенчедән, алайга китсә, безнең үзебезнең дә каһарман очучыбыз бар – Мәгубә Сыртланова.

Инде Шарль де Голь мисалыннан чыгып карасак, ниндидер дөньякүләм, киң танылган шәхес булырга тиеш. Мәсәлән, Муса Җәлил. Ул сәясәткә дә, дингә дә кагылмый, нейтраль була, шул ук вакытта танылган шәхес, аның батырлыгы билгеле.

Илдар Аюпов, дизайнер:

Илдар Аюпов
Илдар Аюпов

– Миңа калса, ниндидер бөтен дөньяга билгеле кешеләрнең исемен куясы юк, чөнки аларны чынлыкта беркем белми, без генә шулай уйлыйбыз аларны бөтен кеше белә дип. Шулай да менә Рудольф Нуриев исеме кызык идея, чөнки ул бит "очучы татар" булып танылган, ә монда очучы очкычлар. Үзебез яраткан символларны тәкъдим итәргә кирәктер инде, бәлки, Тукай, Мәрҗанине. Мәсәлән, "Мәрҗани аэропорты" кызык булыр иде.

Яисә ниндидер яңгыравык исем белән атарга, ул бөтен кешегә билгеле булсын. "Тартария", яки "Тартар" кебегрәк. Чыннан да, бөтен карталарда, бөтен җирдә ул бар. Ул бөтен кешегә билгеле сүз, шундый соус та бар, аннары инглиз телендә җәһәннәм дә шулай атала. Бу кызык булыр иде, әмма артык кыю булыр, моңа беркем дә бармаячак.

Өченче идея – аэропорт Идел буенда урнашкан, шуңа аны чын татарча "Идел" дип атарга кирәк. Ул шулай кызык булыр иде. Инглиз телендәге ideal – идеальный сүзе белән дә аваздаш. Безгә дә якын сүз.

Илдар Шәфыйков, тарихчы:

Илдар Шәфыйков
Илдар Шәфыйков

– Бу исем бирү турында сездән беренче ишетүем. Муса Җәлил, Гайнан Кормаш исемнәрен бирер идем. Гаяз Исхакый, Садри Максуди да булыр иде, гәрчә соңгысы булмас, чөнки ул күбрәк Төркиягә эшләгән кеше.

Аяз Гыйләҗев исеме яхшы. Фатих Әмирхан да була, тик аның исеме болай да шактый күп яңгырый.

Явыз Иванны тәкъдим итүчеләр бар дисезме? Соң, бик шәп, моны юмор һәм сатира дияргә генә кала инде. Тавыш бирүләр булыр, бирерләр инде шуннан берәр Нюша исемен.

Нурбәк Батулла, хореограф, “Алтын битлек” премиясе иясе:

Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

– Берәр галим исеме белән атар идем. Сәиф Сараи, мәсәлән. Ул татар түгел, әмма барыбер төрки галим. Мин Сәиф Сараи исемендәге һава аланы булса, кызык булыр иде дип уйлыйм. Ул бит астрономия галиме, Җирнең Кояш тирәсендә әйләнгәнен дөньяда беренче булып әйткән кеше.

XS
SM
MD
LG