Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава аланнарына исем сайлау тәмам: Казан, Бигеш, Уфа, Акмәчет


Акмәчет һава аланы

Шимбәгә каршы төндә Русиядә һава аланнарына исем сайлау бәйгесендә тавыш бирү тәмамланды. Ахыр нәтиҗәләр 4 декабрь игълан ителәчәк.

"Русиянең бөек исемнәре" проекты кысаларында һава аланнарына исем сайлау бәйгесендә тавыш бирү тәмаланды. Бәйгенең ​рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, төбәкләрдән килгән барлык анкеталар эшкәртелеп, төрле платформаларда бирелгән тавышлар саналганнан соң ахыр нәтиҗәләр чыгарылачак. Моңа берничә көн кирәк булачак. Җиңүчеләр 4 декабрь 19.00 сәгатьтә "Россия-1" каналында игълан ителәчәк.

Әлегә рәсми сәхифәдә тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Казан һава аланы:

  1. Габдулла Тукай 55% (68 593 тавыш)
  2. Андрей Туполев 32% (40 071)
  3. Муса Җәлил 12% (15 099)

Бигеш һава аланы:

  1. Николай Лемаев 47% (31 410)
  2. Дмитрий Менделеев 22% (14 582)
  3. Иван Шишкин 16% (10 517)
  4. Салих Сәйдәшев 13% (9 119)

Уфа һава аланы:

  1. Мостай Кәрим 49% (93 426)
  2. Муса Гәрәев 37% (71 234)
  3. Салават Юлаев 12% (24 018)

Акмәчет һава аланы:

  1. Иван Айвазовский 52% (133 154)
  2. Екатерина II Великая 28% (73 134)
  3. Павел Нахимов 19% (48 915)

Акмәчет һава аланына исем бирү тирәсендә уеннар барды. Бәйгенең соңгы этабына ике тапкыр Совет берлеге каһраманы, кырымтатар очучысы Аметхан Султан исемен кертмәделәр: имеш бу исем Махачкала һава аланына инде бирелгән. Әмма Русиядә андый очраклар бар: Оренбург һәм Сарытау һава аланнары Юрий Гагарин исемен йөртә.

Кырымтатарлар ризасызык белдереп Кырым һәм Мәскәүгә хатлар яудыра башлаганнан соң, Кырым җәмәгать пулаты Аметхан Султан исемен исемлеккә кертергә мәҗбүр булды. Шуннан соң социаль челтерләрдә барган тавыш бирүдә Аметхан Султан исеме кыска вакытта иң күп тавыш (65-67%) җыйганы күренде. Әмма, Аметхан Султан тарафдарлары шатланып та өлгермәделәр, аны ни өчендер соңгы дүртенче этапка янә уздырмадылар. Янәсе социаль сораштыру нәтиҗәләре шулай булган. Бу социаль сораштыруларны кем, кайда, ничек уздырган, аны кем тикшергән - билгесез.

Нәтиҗәдә бәйгедә рәссам Иван Айвазовский җиңеп чыкты.

Мәскәүдән куелган Кырым башлыгы Сергей Аксенов әле исемлек төзелә башлаганда ук матбугат чараларында Иван Айвазовский өчен тавыш бирәчәген белдергәннән соң, кайбер түрәләр, милли оешмалар җитәкчеләре дә аңа ияреп бу исемене хуплый башлады.

2015 елда Украина Югары Радасы Акмәчет һава аланына Аметхан Султан исемен бирү хакында карар чыгарды, ләкин хәзерге Кырымда аны гамәлгә ашыру, куллану мөмкинлеге юк. Кырымтатарлар бу карарны дистә еллар таләп итсә дә, Киев моны бары тик Кырым аннексиясеннән соң гына эшләде.

* * *

Уфа һава аланына исем сайлауда да каршылыклар булды. Башкортларның бер төркем "жәмәгәть эшлеклесе" республика башлыгы Радий Хәбировка һәм Русия иҗтимагый пулатына хат күндергән. Алар Уфа һава аланына исем бирү мәрәкәсен туктатуны яисә, һичьюгы, Мостай Кәрим исемен алып ташлауны таләп итте. Янәсе, ул республиканың төп халкына карата тискәре фикердә булган, башкортның бөек шәхесләрен кыерсыткан икән. Шулай итеп алар Мостай аганы "башкортлык"тан сызып ташларга теләде сыман. Мостай Кәримнең беренче урынга чыгуын алар административ ресурс куллану нәтиҗәсе дип атады.

Русиядә һава аланнарына исем сайлау октябрьдә башланды. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

Казан һава аланына кем исемен бирер идегез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG