Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кытайдагы мөселманнарны яклап пикет узды


Рәфыйк Кәримуллин
Рәфыйк Кәримуллин

Казандагы Кытай консуллыгы янында Кытайда мөселманнарга карата алып барылган эзәрлекләү сәясәтенә каршы ялгыз пикет узды.

Бүген Казандагы Кытай консуллыгы каршында "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйк Кәримуллин Кытайда кеше хокуклары бозылу, аерым алганда мөселман халыкларын эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Кәримуллин "Кытай! Мөселман халыкларын - уйгыр, татар, кыргыз һәм казакъ кардәшләребез геноцидын туктат" һәм "Кеше хокукларын бозмауны, "тәрбия" лагерьларын ябуны, газаплауларны һәм кешеләрне мыскыл итүне туктатуны таләп итәбез!" дигән шигар тотып торды.

Кәримуллин Азатлыкка Кытайдагы мөселман халыкларның милли һәм дини хокуклары кысылу турында сөйләде. "Кытайда хәзер мөселман халыкларына карата алып барылган геноцидка игътибарсыз кала алмыйбыз. Аны туктатуны таләп итәбез. Медиа язуынча, анда хәзер татарларның да хокуклары бозыла башлаган. Кыерсытылучы башка халыклар да безнең төрки кардәшләр. Шуңа ялгыз пикет оештырдык. Казан хакимияте безгә пикет оештыруны рөхсәт итмәде", диде "Азатлык" вәкиле.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казан хакимиятенә "Кытай, халыклар дискриминациясен туктат!" дип аталган пикет уздыру турында белдерү керткән иде. Алар дүрт көнгә сорап мөрәҗәгать итте, Казан мэриясе барысын да кире какты. Пикет өчен соралган Бауман урамында ул көнне алдан планлаштырылган мәдәни чаралар үткәрелә, ә Кытай консуллыгы урнашкан Подлужная урамында "инженер-техник яктан тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелә диелде шәһәр хакимиятенең җавап хатында. Хакимият пикетларны Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим итте.

Элегрәк Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG