Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кытайдагы мөселманнарны яклап пикет уздыруга янә рөхсәт бирелмәде


Кытай уйгырлары Ураза гаете намазына җыела (архив фотосы)

Казан хакимияте татар активистлары Кытайдагы мөселманнарны яклап пикет уздыру өчен сораган урыннарда башка чаралар планлаштырылган дип белдергән.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистларының 21 һәм 25 ноябрьдә Казанда "Кытай, халыклар дискриминациясен туктат!" дип аталган пикет уздыру турындагы белдерү хатына шәһәр мэриясеннән җавап килгән. Пикет өчен соралган Бауман урамында бу көнне алдан планлаштырылган мәдәни чаралар үткәрелә, ә Подлужная урамында "инженер-техник яктан тәэмин итү челтәрләренә ремонт уздырыла" дип шәһәр хакимияте пикетлар өчен Тинчурин бакчасын тәкъдим иткән.

"Азатлык" яшьләре мондый белдерү хатын мэриягә икенче тапкыр керткән иде. Беренче хат та шундый ук сәбәпләр белән кире кагылды, ул вакытта да Казан хакимияте түрәсе Тинчурин бакчасын тәкъдим итте.

Активистлар бу юлы да әлеге җавап белән килешми, тәкъдимне кабул итми. Алар мэрия җавабы канунсыз, Русия Конституциясенең халыкка җыелырга мөмкинлек бирүче маддәсен боза дип саный. Алар чараларны шәһәр үзәгендә уздыру өчен кануни юллар белән көрәшергә җыена. Әлегә уйгырларны яклап ялгыз пикетлар уздырачакбыз ди активистлар.

Пикетлар уздыруның төп сәбәбе - Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарга каршы алып барылучы сәясәт. "Соңгы елларда бу кырыс сәясәт тагын да көчәя һәм хәтта безнең милләтәшләребезгә - Кытайда яшәүче татар халкына да кагыла башлаган: аларны да тоткарлыйлар, дин тоту һәм йолаларны үтәүгә киртә куялар. Шәхси тормышлары да тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында. Кешеләрне теләсә кайсы вакытта йә сәяси тәрбия үзәгенә, йә төрмәгә алып китәргә мөмкиннәр, ә якыннары бу хакта белми дә кала", диелә Казан мэриясенә язылган белдерү хатында.

Активистлар әлеге пикет белән Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ халыкларына теләктәшлек, андагы дини һәм милли дискриминациягә ризасызлык белдерергә, кеше хокукларының саклануын таләп итәргә җыена. Алар шулай ук уйлап чыгарылган гаепләр белән тоткарланган кешеләрне иреккә чыгаруны, уйгыр, татар, казакъларның хокукларын күпчелекне тәшкил иткән халык хокуклары белән тигезләштерүне, шәхси тормышларына кагылмауны да сорый.​

Элегрәк Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG