Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар активистларына Кытайдагы уйгырларны яклап митинг уздыруга рөхсәт бирелмәгән


Казан хакимияте активистлар пикет өчен сораган урыннарда башка чаралар планлаштырылган дип белдергән.

"Азатлык" татар яшьләре активистларына 18 һәм 19 ноябрьдә "Кытай, халыклар дискриминациясен туктат!" дип аталган пикет уздыру турындагы белдерү хатына Казан мэриясеннән җавап килгән. Пикет өчен соралган Бауман урамында бу көнне алдан планлаштырылган чаралар үткәрелә, ә Подлужная урамында "инженер-техник яктан тәэмин итү челтәрләренә ремонт уздырыла" дип шәһәр хакимияте пикетлар өчен Тинчурин бакчасын тәкъдим иткән.

"Азатлык" яшьләре бу тәкъдимне кабул итмәгән, ә элек соралган урыннарда 21 һәм 25 ноябрьдә пикетлар уздыру турында белдерү хаты керткән.

Пикет уздыруның төп сәбәбе - Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарга каршы алып барылучы сәясәт. "Соңгы елларда бу кырыс сәясәт тагын да көчәя һәм хәтта безнең милләтәшләребезгә - Кытайда яшәүче татар халкына да кагыла башлаган: аларны да тоткарлыйлар, дин тоту һәм йолаларны үтәүгә киртә куялар. Шәхси тормышлары да тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында. Кешеләрне теләсә кайсы вакытта йә сәяси тәрбия үзәгенә, йә төрмәгә алып китәргә мөмкиннәр, ә якыннары бу хакта белми дә кала", диелә Казан мэриясенә язылган белдерү хатында.

Активистлар әлеге пикет белән Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ халыкларына теләктәшлек, андагы дини һәм милли дискриминациягә ризасызлык белдерергә, кеше хокукларының үтәлешен таләп итәргә җыена. Алар шулай ук уйлап чыгарылган гаепләр белән тоткарланган кешеләрне иреккә чыгаруны, уйгыр, татар, казакъларның хокукларын күпчелекне тәшкил иткән халык хокуклары белән тигезләштерүне, шәхси тормышларына кагылмауны да сорый.

Элегрәк Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG