Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать эшлеклеләре Данис Сәфәргалине яклауны сорап берничә ил җитәкчесенә мөрәҗәгать итте


Киевта Данис Сәфәргалине яклау пикеты

Җәмәгать эшлеклеләре, адвокатлар, журналистлар "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, колониядә утыручы Данис Сәфәргалине яклауны сорап, АКШ, Британия, Германия, Франция, Япония, Төркия, Канада җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

"Бөтен дөнья Русия колониясендә ачлык тотучы украин режиссеры Олег Сенцов турында сөйли, Русиядән аны иреккә чыгаруны сорый. Әмма шул ук вакытта икенче бер сәяси тоткын Данис Сәфәргалине яклап берни эшләнми", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары Сәфәргали ялганга корылган җинаять эше нигезендә хөкемгә тартылды дип саный. Алар фикеренчә, Русия президенты Владимир Путинны, хакимият оешмаларын, матбугат чараларын тәнкыйтьләгән өчен җаваплылыкка тарту кануный түгел, чөнки алар кимсетелерлек социаль төркем булып саналмаска тиеш. Сәфәргалинең фикер иреге хокукы чикләнде ди активистлар.

Мөрәҗәгать авторлары әлеге илләр җитәкчеләреннән Данис Сәфәргалине иреккә чыгаруда ярдәм итүне һәм аның гаиләсенә сәяси сыену бирүне сорый.

Хатны татар милли хәрәкәте активистлары бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар, Төркиядән галим, әдәбиятчы Роза Корбан, Австралиядән Ирек Гариф, хокук яклаучылар Зарема Әхмәдова, Руслан Хучбаров һәм башка күп кенә җәмәгать эшлеклеләре, адвокатлар, журналистлар имзалаган.

Шушы көннәрдә "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, Киров-Чепецкиның бишенче санлы колониясендә тотылучы Данис Сәфәргалинең кырыс шартлы баракка күчерелүе турында билгеле булды. Аның хатыны әйтүенчә, төймәсен эләктермәү кебек вак-төяктән дә гаеп табып шуларны язып барганнар һәм әлеге "тәртип бозу"ларның саны унга җитүгә Данисны баракка күчергәннәр.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG