Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Данис Сәфәргалине 3 ел колониягә хөкем итте


Мәхкәмә Данис Сәфәргалине 3 ел колониягә хөкем итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерү (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты.

Хулиганлык өчен ике ярым елга, 282нче маддә нигезендә ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә дип карар ителде. Мәхкәмә аларны аерым өлешләрен кушып өч елга иректән мәхрүм итү җәзаны билгеләде. Калган гаепләүләр нигезендә төзәтү эшләре белән җәзаларга карар иттелде.

Сәфәргалинең адвокаты Ирина Хрунова бу хөкем карарына каршы шикаять белән чыгачагын белдерде. Сәфәргалинең ирегеннән мәхрүм итү вакыты аның узган елның октябрь башыннан СИЗОга утыртылуыннан санала.

Исегезгә төшерәбез: Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Мәхкәмә барышында Данис Сәфәргали гаепләүләрне кире какты, аның кулында ангинадан дару – биопарокс булуын әйтте.

"Алтын Урда" хәрәкәкте лидеры Русиянең Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеменең адвокаты Ирина Хрунова соравы белән бәйсез лингтвистик экспертиза ясалды. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, "ул язуларның лингвистик яктан да, психологик яктан да фәнни нигезләнмәсе юк". Хөкемдар Салихов хөкем карарына караганча бу экспертизаны шикле дип кабул итүе ачыкланды.

21 августта гаепләү ягы Данис Сәфәргалине биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Гаепләнүче гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG