Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Телне көчләп өйрәтү файдасыз, ихтыяҗ тудыру кирәк"


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Путинның Казандагы штабында телләр мәсьәләсендә кагылды һәм республика белән федераль үзәк "авырткан сорауларны" хәл итәр дип ышануын белдерде.

Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Владимир Путинның Казандагы сайлау штабы активы белән очрашты һәм журналистларның милли телләр һәм вәкаләтләрне бүлешү турындагы сорауларына җавап бирде.

"Сивиль һәм демократик дәүләт булып формалашып килүебезгә объектив карарга кирәк. Вакыт әле күп узмады. Иң чуалышлы елларда да Татарстан һәм безнең күпмилләтле халык үзен лаеклы тотты", диде Шәймиев.

Республика белән федераль үзәк арасында шартнамә булмаган чагында Татарстанның "хокукый кырдан төшеп калган булуын", ягъни Русия думасына, Федерация шурасына сайлауларда катнашмавын да искә төшерде.

"Ул вакыттагы вазгыятьне күрергә кирәк иде: Ирек мәйданы, аның янындагы урамнар халык белән тулы иде - барысы да бәйсезлек сорады", дип искә алды ул.

"Шартнамә ярдәмендә без Русияне коткардык. Килешү халыкны тынычландыруда мөһим роль уйнады", диде Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе шулай ук Татарстан Конституциясенең Русиянекенә караганда алданрак кабул ителүен дә искә төшереп үтте. Республика Конституциясендә "демократик җәмгыятькә хас булган хокуклар, шул исәптән телгә хокук та каралган". Аның сүзләренчә, республикада "тел өлкәсендә бар таләпләр дә исәпкә алынган".

"Республикаларның үз дәүләт телләрен булдыруга хокуклы икәне бүгенге Русия Конституциясе маддәләрендә чагыла. Безнең Конституциядә дә татар теле урыс теле белән бертигез дәүләт теле булып тора. Без еллар буена бары тик шуңа таянып эш иттек", диде ул.

Шәймиев тел мәсьәләсенең 2008 елда ук күтәрелеп алганын искә төшерде. Ул вакытта Казанга Русиянең элекке мәгариф министры Андрей Фурсенко килгән иде, ләкин "киңәшләшүнең нәтиҗәсе булмады", диде ул.

Татар теле мәсьәләсен Миңтимер Шәймиев "авырткан сорау" дип саный. "Минемчә, монда Конституцияне бозу юк. Уйлавымча, моның өстендә алда да эшләргә кирәк. Мәгариф министрлыгы бераз "суынырга" һәм моның өстендә эшне дәвам иттерергә тиеш", дип белдерде дәүләт киңәшчесе.

Шәймиев өч тел белүгә ихтыяҗ бар, ләкин "көчләп өйрәтү файдасыз", дип саный. "Көчләп яраттырып булмый. Әмма бу бит төрки телләр төркеме. Әлеге телләр бик күп илләрдә кулланыла", ди ул. Аның сүзләренчә, "аңлату эшләре алып барырга: тыныч кына, әкренләп кенә шартлар тудырырга кирәк". "Әгәр без өч тел бирәбез икән, балалар йөриячәк. Телне бөтен килеш белү таләбе куелмый, сөйләм телен белү - анысы мөмкин", диде Шәймиев.

"Без формасын табарбыз дип уйлыйбыз. Без шулай яшәвебезнең кадерен белергә тиеш. Югалтып карамыйча, аңламыйсың бит ул. Ә безгә югалтырга ярамый. Әгәр инде 1990нчы елларда иң кискен мизгелләрне уза алганбыз икән, моңа акылыбыз җиткән икән, монда да мәсьәләләрне хәл итә алырбыз", диде Татарстанның элекке президенты.

2017 елның 11 августында Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең вакыты чыкты. Ул озайтылмады, яңа шартнамә дә кабул ителмәде.

Соңрак ноябрьдә Татарстан мәктпләрендә татар теле дәүләт теле буларак ихтыярига калдырылы.

XS
SM
MD
LG