Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике көнлек сәфәр белән Казанга килгән АКШның Русиядәге илчесе Джон Һантсман, Русиягә кертелгән чикләүләрнең кайчан тәмамланачагын белмим, әмма мөнәсәбәтләрнең җылынуы ике як өчен дә мөһим, дип белдерде.

26-27 февральдә АКШның Русиядәге илчесе Джон Һантсманның Казанга беренче рәсми сәфәре оештырылды. Дүшәмбе ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә булды. Биредә ул станциянең яңа блогы белән танышты. "Без Дженерал Электрик тарафыннан тәкъдим ителгән технологияләр һәм җиһазлар нигезендә Татарстандагы уңышлы эшчәнлекнең мисалын күрдек. Татарстан инвесторлар һәм сәүдә өчен ачык. Уңышлы тәҗрибә мисаллары һәрвакыт кирәк. ТАИФ мисалы – уңышлы тәҗрибә үрнәге", дип белдерде Джон Һантсман. Ул Казан федераль университеты белән дә танышты, аерым блогерлар белән очрашып сөйләште.

Илченең сәфәре салкын һава торышына туры килсә дә, Джон әфәнде Казан Кирмәне белән танышырга мөмкинлек тапты, Кол Шәриф мәчетендә булды, Благовещен чиркәве белән танышты. Казан Кирмәнендә сәфәр барышында Азатлык хәбәрчеләре белән дә очрашып, берничә сорауга җавап бирде. Ул Казанга беренче килүендә тәэсирләнгәне хакында әйтте.

Джон Һанстман: "Казаннан җылылык, кунакчыллык рухын алып китәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:01 0:00

"Бу минем Татарстанга беренче сәфәрем һәм мине монда бик җылы каршыладылар. Мин Татарстанны да, аның халкын да, икътисад һәм мәгарифтәге уңышларын да бик югары бәялим. Болар чыннан да искиткеч", диде ул.

АКШның Мәскәү белән икътисади проектлары, програмнары шактый. Алар чикләүләргә карамастан эшләвен дәвам итә. Әмма Русия Мәскәү белән генә чикләнми. Азатлык АКШ илчесеннән, төбәкләр белән тыгызрак эшләргә теләмисезме, мәдәни яссылыкта АКШ белән Татарстан арасында яшь иҗатчылар арасында элемтәләр булдырып, тәҗрибә уртаклашу проектларын тормышка ашырып булыр иде, дип фикерен сорашты. Һантсман моны кире какмады.

"Икътисади тәрәккыят ягыннан төбәкләр бик тә мөһим дип уйлыйм. Икътисади хезмәттәшлекнең зур өлеше Мәскәүгә түгел, ә төбәкләргә туры килә. Татарстан моңа ачык мисал. Бу төбәкнең тышкы сәүдәсендә АКШ дүртенчеме, бишенчеме урында тора. Монда машиналар ясаучы американ ширкәте Форд эшләп килә, Һонейвеллны атый алабыз. Мин төбәкнең зур өлешен электр энергиясе белән тәэмин итүче ТАИФның зур электр станциясен карадым. Анда Дженерал Электрик турбинасы куелган. Болар – кечкенә генә мисаллар.

Татарстанның киләчәген бик якты итеп күрәм

Хезмәттәшлек мөмкинлекләре бик зур, Татарстан американ инвестицияләре, сәүдәсе һәм кешеләре өчен бик ачык. Мин бу төбәкнең киләчәген бик якты итеп күрәм. Икътисади хезмәттәшлек бик мөһим, әмма кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр - иң мөһиме. Бу минем беренче генә килүем булса да, президент белән генә түгел, министрлар, гади кешеләр, блогерлар, музыкантлар белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырдым. Сәфәремнең бер кичендә бер кафеда җирле музыкантлар белән пианинода уйнадым.

​Мин моннан бу искиткеч төбәккә тагын да зуррак хөрмәт белән кайтып китәчәкмен. Сез телне, мәдәниятне саклау мәсьәләсен күтәрдегез. Биредә кешеләрнең үз телен һәм традицияләрен сакларга тырышуына сокланам. Мин моны бик югары бәялим. Казаннан үзем белән җылылык, кунакчыллык рухын алып китәм. Дөньяның башка урыннарында моны очратканым юк иде. Бу бик тә үзенчәлекле сәфәр булды", диде ул.

Азатлык илчедән милли төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда дәүләт телләрен уку-укыту мәсьәләсе хакында ни уйлаганын белеште. Бу низагны ул күзәтмәве турында әйтте.

"Илче булып күптән түгел генә килгәнгә, мин бу хәлләрне күзәтеп бармадым, әмма мәсьәләне яхшырак өйрәнгәч, сезнең белән элемтәгә керер идем", диде ул.

Татарстан президенты белән очрашу
Татарстан президенты белән очрашу

Азатлык шулай ук АКШ илчесеннән Русиядәге рус булмаган халыкларының классик әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү проектын тормышка ашыруда, АКШта җитештерелгән балалар өчен популяр мультфильмнар, кинофильмнарны рус булмаган халыклар телләренә, шул исәптән татарчага тәрҗемә итүдә, автор хокуклары мәсьәләсен хәл итүдә булышырга мөмкинлек табу турында да сорашты.

Илче, хәзер берни дә әйтә алмыйм, әмма мин бу мәсьәләне өйрәнер идем, дип җавап бирде.

Сишәмбедә АКШның Русиядәге илчесе Казан дәүләт медицина университетында булды, шулай ук студентлар, укытучылар белән аралашты. Биредә күбрәк медицина өлкәсендәге мәсьәләләр, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге турында сораулар бирелде. Илче медицина, сәламәтлек саклау өлкәсенә якын булуын әйтте. Дөнья яман шеш чиренә каршы бергәләп көрәшергә тиеш, диде.

Моңа кадәр Һантсманның Кытайда илче булып эшләгәнен искә алып, Русиядә дипломатия хезмәтен алып бару ничек аерыла дип сорадылар. "Кытайның төрле провинцияләрендә булырга туры килде, барысын да йөреп чыктым дисәм дә була, анда да барысы өчен дә сыйфатлы медицина хезмәтен куллану мөмкинлеге булмау мәсьәләсе бар. Без бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән дә сөйләштек", диде ул.

Татарстан президенты белән очрашу
Татарстан президенты белән очрашу

Студентлар, укытучылар белән сөйләшү ачыктан-ачык булачак дип әйтелсә дә, артык сораулар бирелмәде. Сәясәт читләтеп узылды. Бары тик журналистлар гына чикләүләр кайчан бетәчәк, чикләүләр вазгыятендә ике ил арасында икътисади мөнәсәбәтләрне саклап булырмы, икътисади проектлар тормышка ничек ашыралачак дигән сорау бирелде.

"Чикләүләрнең йогынтысын сизәбез. Ләкин АКШның күп кенә ширкәтләре Русиядә эшләүләрен дәвам итә. Казанда АКШ белән берлектә төзелгән ширкәттә булдым, Татарстандагы АКШ ширкәтләренең вәкилләре белән очраштым. Алар биредә эшләргә җыена, ширкәтләрен киңәйтергә җыена.

Газетлар укыганда, телевизор караганда, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдәге бәхәсләр моннан да начаррак була алмыйдыр дигән тойгы кала. Әмма шул ук вакытта эшләр дәвам иткән өлкәләр бар, инвестицияләр килә, алышу програмнары эшли, гади халык бер-берсе белән аралаша.

Русия белән проблемнар һәрвакыт булачак, аларны әкренләп хәл итәргә кирәк

Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр бик мөһим, безнең цивилизацияләрнең бер-берсеннән өйрәнер әйберләре күп. Мин Русиядә очрашкан студентларга сокланам. Алар инглиз телендә йөгерек сөйләшә, глобаль фикер йөртә, чикләрсез дөнья турында сөйли. АКШ студентлары да шулай фикерли. Алар гомумкешелек проблемнарын хәл итәргә тели. Ләкин халыкара хокуклар нигезендә хәл ителәсе проблемнар да бар. Ике юнәлештә эшләргә кирәк. Мин – җиде бала атасы, берничә эшне берьюлы эшләргә кирәк икәнлеген аңлыйм. Русия белән проблемнар һәрвакыт булачак. Аларны әкренләп хәл итәргә кирәк, бизнес, инвестицияләр, гади кешеләр арасында элемтәләр мәсьәләсендә артка чигенү ярамый.

Кайда гына барсам да, кемнәр белән генә очрашсам да, миннән чикләүләрнең кайчан бетәчәген сорыйлар. Белмим. Әмма 2018 ел барыбыз өчен дә уңышлы булыр дип өметләнәм", дип җавап бирде ул.

Студентлар белән очрашудан соң Джон Һантсман Иннополиска юнәлде, аннары Зөя утравына бару каралган. Кич ул Мәскәүгә юл тота.

25 февраль Казанга килгән АКШ илчесе кафега кереп кич уздырган, ул анда "Ледокол Пушкин" төркеме музыкантларына кушылып пианинода уйнаган. Илче Казанга тормыш иптәше белән килгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG