Accessibility links

Татарстан АКШ штаты белән элемтәләрне ныгыта


Нью-Йорк штаты вәкилләре
Нью-Йорк штаты вәкилләре

АКШның Нью-Йорк штаты рәсми вәкилләре Татарстанга җавап сәфәргә килде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәргән "Казанда АКШ консуллыгын ачу" мәсьәләсе кузгатылмады.


Нью-Йорк штаты рәсми вәкилләре Казанда инде берничә көн эшли. 30 августта килеп, алар 31 августта парламент рәисе, президент белән очрашты. Җомга көнне АКШ вәкилләре сәфәргә йомгак ясады.

Иң башта АКШ вәкилләрен парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул иткән иде. Нью-Йорк ягыннан вәкиллекне чыгышы белән Мәскәүдән булган эмигрант Александр Брук-Красный җитәкли. Ул 1989 елда АКШка күчеп киткән булган. Хәзер Нью-Йорк штаты Мәҗлесендә яңа американнар комитетында эшли.

Александр Брук-Красный
Парламентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Александр Брук-Красный "Татарстан белән Нью-Йорк милләтара түземлелек, төрле милләт һәм халыкларның тыныч яшәве белән охшаш", дип әйткән.

Үзенең сүзләрен дәлилләп, ул сәламләү сүзләрен русча һәм татарча да укып бирде.

АКШ рәсми төркеменә Нью-Йорк штаты башкаласы Олбани шәһәре парламенты әгъзалары, штатның парламент Мәҗлесе депутатлары керде.

АКШ вәкиллеге ике арадагы хезмәттәшлекнең икътисади яктан гына түгел, башка өлкәләрдә дә артуына өмет белдергән, әмма нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәгән.

АКШ кунаклары арасында булган Нью-Йорк штаты сенаторы һәм берничә комитет әгъзасы Хью Фарли Татарстан белән Нью-Йорк арасында туристик бизнесны үстерү мәсьәләсен күтәргән.

Татарстан президенты белән очрашуда сүз күбрәк икътисади хезмәттәшлек һәм мәгариф программалары турында барды. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта республикада югары уку йортлары кысаларында алмашу программаларына зур кызыксыну барлыгын белдерде.

Ул, мәсәлән, студентлар, укытучылар алмашу, аспирантлар һәм студентлар арасында элемтәләрне арттыру кирәк, дип саный.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, АКШ вәкилләре югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек үстерүне хупласа да, шулай ук инвестицияләр кертү, энергияне саклау, суларны чистарту технологияләрен базарларга чыгару мөмкинлекләре хакында сөйләгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда американ капиталы белән инде 40лап ширкәт эшли. Әйтик, IBM, Microsoft белән хезмәттәшлек итә, аудит һәм консалтинг тәкъдим итүче Ernst&Young, PricewaterhouseCoopers белән килешүләр төзегән.

Американың Нью-Йорк штаты белән ике яклы хезмәттәшлек исә үткән ел республика Дәүләт Шурасы рәисе җитәкчелегендәге вәкиллекнең АКШка рәсми сәфәреннән башланып киткән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Ул вакытта парламентара хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин АКШка сәфәреннән соң "Азатлык" сорауларына җавап бирде.

Парламент рәисенең бу сәфәре республика тормышының иң киеренке, зур үзгәрешләр алып килгән вакытка туры килгән иде. Татарстанның ул вакыттагы башлыгы Миңтимер Шәймиев яңадан түрә булудан баш тартып, Федераль үзәк Татарстан президентлыгына премьер-министр Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте.

Исемлектә Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Әмма ул шушы көннәрдә Кушма Штатларда рәсми сәфәр белән йөрде. Ул Ак йорт, Дәүләт департаменты, Америка Конгрессы һәм Нью-Йорк штатында очрашулар уздырган иде.

Сәфәрдән соң сорауларга җавап биргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Казанда АКШ консуллыгын ачарга вакыт, дип белдергән иде. Әмма американнарның җавап сәфәрендә бу хакта сүз бөтенләй бармады.
XS
SM
MD
LG