Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елга йомгак ясыйбыз. Сораштыру


Менә 2018 елның соңгы аена да аяк бастык. Бу ел вакыйгаларга бай иде, сөенечле хәбәрләр дә, күңелсез хәлләр дә, югалтулар да булды.

Ел йомгакларын быел укучыларыбыз белән ясарга булдык. Азатлык узган елның иң әһәмиятле вакыйгаларын, шау-шуларны барлап, аларга тавыш бирергә чакыра. 2018 ел сезнең өчен нинди вакыйгалар белән истә калды? Ел шәхесе дип кемне дип атар идегез? Азатлык сораштыруында катнашырга чакырабыз.

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

ЕЛ КЕШЕСЕ

  • Нурбәк Батулла
    Актер, биюче, 2018 елда "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды. Татарстанда роле өчен бу премия алган беренче кеше.
  • Руслан Айсин
    Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе. 2018 елда туган телләрне ихтыяри ясау канунына каршы инициатив төркемен башлап җибәрүчеләрнең берсе, Русия милләтләре хокуклары өчен көрәшкән "Русия халыклары демократик конгрессы"н оештыручыларның берсе.
  • Фаил Алчынов
    Башкорт милли хәрәкәт активисты, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе. 2018 елда башкорт халкы хокуклары өчен актив көрәш алып барды.
  • Алексей Венедиктов
    Русиядә билгеле журналист, "Эхо Москвы" радиосы мөхәррире. 2018 елда Русиядәге милли телләрне яклап чыгышлар ясады, "Эхо Москвы" федераль радиосында татар телен өйрәнү тапшыруын булдырды.
  • Илдар Гыйлметдинов
    Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. 2018 елда берничә тапкыр татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип белдерде, Думада туган телләрне мәҗбүри өлештә калдыру буенча эш алып барды.
  • Рәфис Кашапов
    Татар милли хәрәкәт вәкиле. 2018 елда иреккә чыгып, чит илгә күченде, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
  • Алинә Заһитова
    Татар спортчысы. 2018 елда Олимпиадада алтын медаль яулады, берничә рекорд куйды.
  • Элвин Грей
    Татар һәм башкорт җырчысы. Татар телендә җырлаучы иң популяр башкаручыларның берсе, Казанда аның концертына 9 мең кеше җыелды.
  • Әлфрид Бостанов
    Галим. 2018 елда Коръән тәфсирен татарча нәшер итте.

ЕЛ ГАУГАСЫ

Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең исемлеккә керми калган башка вакыйгалар, шәхесләр булса, аларны Азатлык форумында язып калдыра аласыз.

XS
SM
MD
LG