Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын битлек" алган Нурбәк Батулла: "Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм"


Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды. Русия күләмендә уза торган театраль бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде.

Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

"Әлиф" спектакле өч номинациягә дәгъва кылган иде: "Алтын битлек"кә
"Заманча бию" буларак "Әлиф" спектакле үзе, "Балет - ир-ат роле"
номинациясендә биюче Нурбәк Батулла һәм бию куючы буларак Марсель Нуриев.

"Әлиф"тән тыш, Татарстаннан Камал театрының "Ак калфагым төшердем кулдан", "Җилкәнсезләр" спекткальләре, Әлмәт татар драма театрының "Кибет" спектакле, Чаллыдагы "Мастеровые" театрының "Ревизор" спектакле "Алтын битлек"кә дәгъва кылды.

Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Антигона" спектакле җиде
номинациягә тәкъдим ителде.

Мәскәүдә Большой театрның Яңа залында “Алтын битлек-2018” җиңүчеләрен игълан итү һәм бүләкләү тантанасында Кирилл Серебренников "Иң яхшы режиссер" номинациясендә “Алтын битлек”кә лаек булды.

"Әлиф" хореографик спектакль премьерасы узган елның 20 сентябрендә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә узды. "Калеб" проекты һәм "Иҗади мохит" ("Творческая среда") фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылган бу спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG