Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 15:10

Татар-башкорт театр әһелләре арасында җинаять эше ачылган, танылган режиссер Кирилл Серебренниковка теләктәшлек белдерүчеләр дә, аны утлы табада сикертүчеләр дә, җаваптан качучылар да бар. Азатлык сәнгать әһелләреннән Серебренников кебек хакимиятне ачыктан-ачык тәнкыйть итә алыр идегезме дип сорады.

23 август Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе режиссер, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тоту турында карар чыгарды. Серебренниковка теләктәшлек белдерергә мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше җыелды. Мәхкәмә утырышында 30дан артык танылган кеше режиссерга теләктәшлек белдереп, аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуын белдерде. Алар арасында артист Чулпан Хәммәтова, режиссерлар Федор Бондарчук һәм Алексей Герман, телевидениедә алып баручылар Иван Ургант һәм Андрей Малахов, җырчы Филипп Киркоров һәм башкалар бар.

Кирилл Серебренниковка теләктәшлек белдереп, мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше килде
Кирилл Серебренниковка теләктәшлек белдереп, мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше килде

2015 елның мартында "Гоголь үзәге" төзекләндерүдән соң ачылыр алдыннан Серебренников матбугатка интервьюда илдәге вазгыятькә карата "бөтенсе череде, сасыды, коррупциягә батты, коточкыч ялган, караклык һәм икейөзлелек" дип белдергән иде. Сәнгатькәрләр арасында режиссерның нәкъ шушы сүзләре хакимияттәгеләр күңеленә хуш килмәгән диючеләр дә бар.

Азатлык татар-башкорт театр әһелләреннән "Театрлар дәүләт акчасына яши, шул исәптән сез җитәкләгәне дә. Акча алып та, хакимияттәге җитәкчеләрнең җитешсезлекләрен күргәндә, сез аларны тәнкыйтьли алыр идегезме? Тәнкыйтьләнергә тиеш дип саныйсызмы? Серебренников вазгыятен күзәтеп барасызмы? Аңа теләктәшлек белдерергә, якларга әзерме?" дигән сораулар юллады.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире Илфир Якупов Серебренников белән булган хәлләргә карата Азатлыкка нинди дә булса фикер белдерүдән баш тартты.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Рәшит Заһидуллин, җавап бирә алмыйм, мин юлда, иртәгә шалтыратыгыз, диде.

Олег Ханов
Олег Ханов

Азатлыкның театрга акча бирә торган хакимияттәге түрәләрнең җитешсезлеген күрсәгез, аларны тәнкыйтьли алыр идегезме дигән соравына Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Ханов республика башлыгына мәдхия җырларга тотынды.

"Мин алтынчы ел инде театрга җитәкчелек итәм. Бездә хөкүмәт тарафыннан милли сәнгатькә каршы бер адым да эшләнмәде. Шушы алты ел эчендә өч тапкыр грант алдык", дип Ханов республика башлыгы фәрманы белән бирелгән акчаларны санап китте. Республика җитәкчесе тарафыннан башкорт телен саклауда да, социаль проблемнарны хәл итүдә дә җитешсезлекләр күрми ул.

"Җитешсезлекне күрсәм, тәнкыйтьли алыр идем. Чабып барган, арбага җигелгән атның абынуы бар. Ләкин Рөстәм Зәки улы республика өчен бөтен көчен биреп эшли", ди Ханов.

Олег әфәнде сүзләренчә, үзе ул Серебренников белән булган хәлне күзәтеп бармый. "Миңа ул шәхес тә, ул пропагандалаган театр, ул куйган спектакльләр, бүгенге көн алымнары кызык түгел. Мин икенче алымнар булган театр мәктәбендә укыдым. Гомеремне шушы театрга биргәнмен һәм яңа алымнарны кабул итә алмыйм", ди Ханов.

Ринат Әюпов (у)
Ринат Әюпов (у)

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ринат Әюпов Азатлыкка үзенең дәүләтне тәнкыйтьли торган әсәрләр, спектакльләр, шоулар куярга җыенмавын белдерде.

"Дәүләттән зур ярдәм алабыз. Дәүләт безнең театрны, милли театрны үз кочагында тота. Режиссерның, рәссамның, музыкантның андый теләге бар икән – шәхси театр ачсын. Шәхси клуб төзесен һәм дәүләт белән конфликтка керсен. Мин андый юлга бармыйм. Чөнки миңа тема ягыннан да кысу юк, ничек эшләргә дигән күрсәтмә дә төшми, чикләүләр дә юк", ди Әюпов.

Серебренников вакыйгасына килгәндә, Ринат әфәнде бу хакта анык кына фикер белдерә алмаячагын әйтте.

"Ирекле тема күтәрүен алсак, әлеге дә баягы, бу бит аның шәхси театры түгел. Сәхнәдә пычрак әйберләр булырга тиеш түгел. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, ике урындыкта берьюлы утырып булмый. Монда сайларга кирәк: финансист буласыңмы, сәнгать кешесе булып каласыңмы. Ике дилбегәне берьюлы тотып булмый", диде Әюпов.

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

​Әлмәт татар дәүләт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева Азатлыкка моңа кадәр Кирилл Серебренниковны яклап язылган петициягә кул куюы турында әйтте һәм тагын яклап чыгарга әзер булуын белдерде.

"Кирилл Серебреников тирәсендә вазгыятьне күзәтеп барам, бу хакта театр белгечләре белән аралашып торам. Олег Лоевский, Андрей Пронин белән дә сөйләшәм. Кириллның акча урлавына ышанмыйм дип кычкырып әйтә алмыйм, бүген үз-үзеңә дә ышанып булмый торган заман. Хата табам дип бәйләнү булса, сәбәбен теләсә кемдә табып була. Соңгы елларда театрлар тирәсендә төрле шау-шу куба, талантлы режиссерларны этәләр-төртәләр, аларга бәйләнү күренеше күзәтелә. "Тангейзер" спекателенә каршы чыктылар, ничек кенә мыскыл итмәделәр.

Иҗат кешеләренә басым ясала. 10 ел элек мондый күренеш юк иде. Театр кешесе буларак, театрга тимәгез дип кычкырасым килә. Серебренниковка теләктәшлек белдерергә әзермен.

Хакимиятнең җитешсезлекләре безнең эшкә кагыла икән, тел яшермим, әйтәм. Мин – туры сүзле кеше. Чыгышлар ясыйм, проблемнарны әйтми калмыйм. Үз сүземне әйтә алам дип саныйм. Татар-башкорт телләрен укытуга каршы чыгуларны һәм хакимияттәгеләрнең моны хәл итмәүләрен авыр кичерәм. Мин бу хакта гел әйтеп киләм, журналист сорауларыннан качмыйм, ачыктан-ачык фикерләремне белдерәм", ди Исмәгыйлева.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры режиссеры Туфан Имаметдинов, сәясәттән ерак торырга тырышам, әмма Кирилл Серебренников өчен дога кылам, дип белдерде Азатлыкка.

"Бүген Кирилл Серебренников – төп тема, әмма бу проблемны тирәннән беләм дип әйтә алмыйм. Ялгышлыклары булгандыр, әмма Кирилл – иҗат кешесе, ул караклыкны махсус башкаргандыр дип уйламыйм. Һәр режиссер, һәр театрга акчаны әвеш-тәвеш китергән хисапчы табылырга мөмкин дигән мәзәк тә барлыкка килде бит. Режиссерга төрмә белән янау, аны мәхкәмәләргә йөртү – ялгышлык.

Хакимият соңгы елларда театрлар, сәнгать коллективларын күзәтүне арттырды. Акча бирәләр, хисап сорыйлар, цензура көчәя. Тәнкыйть өчен генә кешегә басым ясау дөрес түгел. Димәк, Серебренников – чын патриот. Ул бит үзгәрешләр тели дигәнне аңлата. Режиссер чит илгә чыгып качмады, гәрчә аны, талант иясен, колач җәеп каршы алырлар иде. Кирилл өчен дога гына кыла алам һәм кылам да.

Мин сәясәттән ерак торам, сүземне куелган спектакльләр аркылы белдерәм", диде Имаметдинов.

* * * *

Режиссер Кирилл Серебренников 22 августта тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Тәртип саклау органнары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG