Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла "Алтын битлек" алды

Биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек" бүләгенә лаек булды. Русия күләмендә уза торган бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде.

Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

XS
SM
MD
LG