Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары "Әкият"тән татарча тамашалар таләп итә


"Әкият" театрында Яңа ел тамашасы
"Әкият" театрында Яңа ел тамашасы

"Әкият" курчак театрында Яңа ел тамашаларына билет сату башланды. Афишада татарча тамашалар юк диярлек.

20 ноябрь "Татар ата-аналары" төркеменең Вконтакте сәхифәсендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хаты чыкты. Анда балалар өчен Яңа ел алды һәм кышкы каникул вакытында татар телендә тамашалар булмавы турында әйтелгән.

Татар ата-аналары әлеге хәлне "кабул итмәслек" дип саный. "Театрны гамәлгә куючы оешма - Татарстан мәдәният министрлыгы. Театр безнең дә, татар ата-аналарының да салымнары хисабына яши", диелә хатта.

"Дәүләт акчасына яшәгән театрда тамашалар ике дәүләт телендә дә тигез күләмдә булырга тиеш"

Татар ата-аналары әлеге хәлне "кичекмәстән хәл итүне", "Яңа ел алды һәм каникул көннәрендә репертуарга татар тамашаларын өстәүгә күрсәтмә бирүне" таләп итә. "Дәүләт финанславын алган театрда тамашалар саны бертигез күләмдә ике дәүләт телендә дә булырга тиеш", дип саный берләшмә вәкилләре.

"Әкият" театры әлеге мәгълүматны кире какты. Театрның матбугат хезмәте җавабында балалар өчен "Кояш һәм кар бөртекләре дигән” спектакль һәм чыршы янында әйлән-бәйлән әзерләнүе әйтелә. Урыс телле балаларга "Щелкунчик", "Солнышко и снежные человечки" спектакльләре тәкъдим ителә" диелгән. Яңа ел тамашалары 19 декабрь башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк диелгән.

Әйтергә кирәк, бу спектакльләр премьера түгел, аларны Яңа елга дип килгән балаларның караган булуы да бар. Тамашачы бер тапкыр караган спектакльгә 700 сумга янә билет ала дигән сүз.

Татарча Яңа ел тамашасының афишага кермәвен театр мөдире Роза Яппарова болай аңлатты:

Роза Яппарова
Роза Яппарова

– Без Фәнис Яруллинның юбилее уңаеннан яңа әсәргә алындык. Фәнис Яруллин әсәре, Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча "Йолдыз тапкан кыз" премьерасы тәкъдим ителәчәк. Яңа тамашаны 13 декабрь көнне карарга мөмкин. Дөресен әйткәндә, бөтен көчне шуңа бирдек. Әлеге спектакльгә музыка язу өчен Америкадан композитор Мәсгудә Шәмсетдинова махсус Казанга кайтты. Бүгеннән спектакльнең репетицияләре бара. Ә яңа ел тамашалары 19 декабрьдән үк башлана, без инде спектакльне чыгармыйча татар чыршысына тотынмаган идек. Шуңа шулай килеп чыкты", диде ул.

Яңа спектакльне чыгармыйча татар чыршысына тотынмаган идек

Яппарова татарча яңа ел тамашаларының һәм спектакльләрнең кайчан булуын тулырак итеп театр баш идарәчесе Эльмира Миңнегариповадан сорарга киңәш итте.

"Кояш һәм кар бертекләре" дип аталган татар спектакле өч көн барачак. 23 декабрь, 25 декабрь һәм 3 гыйнвар көннәрендә. Әлеге спектакль Веселовның "Солнышко и снежные человечки" әсәренең русчадан татарчага тәрҗемәсе. Бу премьера түгел. Без аны, ялгышмасам, өченче ел күрсәткән идек”, диде Эльмира Миңнегарипова. Ул шулай ук урыс телендә күрсәтеләчәк спектакльләрнең дә премьера булмавын әйтте.

Миңнегарипова сүзләренчә, спектакль алдыннан чыршы янында "Яңа ел феериясе" каралган. Татарча спектакль күрсәтеләсе көнне алар татарча булачак. Әмма бәйрәм тамашасы шулай ук урысчадан тәрҗемә ителгән.

"Ягъни урыс телендәге чыршы бәйрәменә әзерләнгән програм татарча гына уйнала. Без яңа спектакль - "Йолдыз тапкан кыз"га ныклап әзерләнәбез. Шуңа татарча чыршы тамашаларын куймаска теләгән идек. Чыршы бәйрәме өчен интермедиа язучы кеше дә юк”, диде ул.

Башка бер чыганак Азатлыкка әйтүенчә, мәдәният министры "Әкият" курчак театрына татарча чыршы бәйрәме үткәрергә фәрман биргән. Хәзер ашыгыч әзерлек эшләре бара.

"Әкият" театрында узачак 81 чыршы бәйрәменең өчесе генә татарча булачак. Миңнегарипова моны ихтыяҗ булмау белән аңлатты.

"Былтыр татарча алты чыршы бәйрәме булды. Анда да күбрәк урыс теллеләр килде. Менә бүген дә татар апае килде дә урысча тамашага билет сорый. Бала татарча аңлап бетерми, ди. Татар телендә аңлаучылар да урысча спектакльгә билет сорый", диде ул.

Элегрәк бу хакта театрда курчак уйнатучы Дилүс Хуҗиәхмәтов та әйткән иде. Гәрчә бу ялларда Татар ата-аналары төркеме оештырган конференциядә чыгыш ясаучылар татарча тамашаларга бик яратып йөрүләре турында сөйләгән иде.

Азатлык "Әкият" театры сайтында урнаштырылган афишаны карап чыкты. Мәкалә язылган вакытка декабрь аенда бары тик ике татар тамашасы күрсәтелгән: "Кәҗә белән сарык" (2 декабрь) һәм "Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә" (5 декабрь). Әлеге тамашаларга билетлар юк, диелгән сайтта. Шуннан соң 8 гыйнварга кадәр татар телендә башка тамаша күрсәтелми.

Татар ата-аналары төркеме

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

XS
SM
MD
LG