Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча уйнасак, театр бөлгенлеккә төшәчәк"


"Әкият" курчак театры мөдире Роза Яппарова, Кариев исемендәге Яшь тамашачылар татар театры мөдире Мансур Ярмиев

Татар балаларын театрга алып килер өчен кызыклы спектакльләр кирәк, ә татарча драматургия аксый. Татарча тамашаларның аз булуы – табигый, русча куелган тамаша керем китерә, татарчасы – чыгым. Казанда балалар өчен эшләгән театрлар үз проблемнарын ачыкларга тырышты.

7 март "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казанда балалар өчен эшләүче театрларның үсешенә багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда "Әкият" курчак театры мөдире Роза Яппарова, Кариев исемендәге Яшь тамашачылар татар театры мөдире Мансур Ярмиев катнашты.

Казандагы "Әкият" курчак дәүләт театры тамашачыларга кытлык кичерми. Русча тамашаларга билетлар алдан ук сатылып бетә. Азатлыкка "Әкият" мөдире Роза Яппарова татар тамашаларына йөрүче дә аз, кызыклы тамашалар кую да авыр, бу балаларны кызыксындырырлык әсәрләргә кытлык булу белән дә бәйле дип аңлатты.

"2017 елда балалар өчен 520 тапкыр спектакль куелды, шуларның 170е– татар телендәге тамашалар иде. Ел дәвамында театрга 79 мең бала килде. Узган ел дүрт премьера белән балаларны шатландырдык. Икесе русча, икесе татарча иде. Рүзәл Мөхәммәтшинның "Өрә белмәгән көчек" һәм Нәфисә Исмәгыйлеваның "Тамчылар" пьесалары татарча куелды.

Юк бит балалар өчен яза торган драматурглар!

"Әкият" "Бәби театр" проектын башлады. Биредә 1 яшьтән алып 3-5 яшькә кадәрге балалар өчен тамашалар күрсәтә. Әлегә барлык тамашалар да русча бара. Сәбәбе? Бездән генә тормый бу. Балалар өчен әсәрләр язу – катлаулы процесс. Без күбрәк заказ биреп яздырабыз, ә бик кечкенә балаларга тамаша кую тагын да авыррак. Әлегә "Бәби театр" проектының русча гына эшләве бары тик тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы пьесаларның булмавына бәйле. Юк бит балалар өчен яза торган драматурглар! Көндез шәм белән эзләсәң дә табып булмый.

​Рус труппасында 22, татар труппасында 11 артист эшли. Яшерен-батырын түгел, рус труппасы акчаны күп эшли. Безгә еш кына татар тамашалары аз дип дәгъва белдерәләр. Әлбәттә, аз. Мин аны яшермим. Сәбәбе дә билгеле, татарча гына тамаша куеп утырсак, театр бөлгенлеккә төшәчәк.

Татарлар азрак йөри дип әйтеп булмый, азмы-күпме без репертуардагы татар тамашаларын арттырдык. Татарчага аз йөриләр, чөнки укытучыларга да русча тамашаларга йөртү кулайрак бит, баш миен артык эшкә җигәргә кирәкми, татарчаны аңлый алар, әмма авыррак. Аншлаглар белән эшләсәк тә мәктәпләр татарчага киләбез дип ашкынып тормый.

Эшләгәнебез кунакханәгә түләгән акчаны да капламый

Гади көннәрдә билет бәясе 200 сум булса, ялларда – 300 сум. Әмма авылларга йөргәндә билет бәясе 100-150 сумнан да артмый. Татар труппасының гастрольләре гел "минус"ка китә. Районга кайтсак, кунакханәләрдә кунып чыгу 700-1000 сум тора. Эшләгәнебез кунакханәгә түләгән акчаны да капламый.

Без авылларга еш йөрибез. Моңа кадәр Сарман, Әлмәт, Лениногорски, Җәлилдә булдык. Кимендә елына дүрт тапкыр барабыз. Чистай, Норлат, Алексеевски, Түбән Кама, Чаллыга барачакбыз. Башлыча район үзәкләрендә булабыз, авылларда 100 бала да укымый. Зур мәктәпләр булса, барырга мөмкин", диде Азатлыкка Роза Яппарова.

Азатлык татар балаларын интернет, телевидениедән аерып театрга алып килүдә нинди ысуллар кулланыла дип кызыксынды. "Әкият" җитәкчесе тамашачыларга кытлык юк, барлык спектакльләр дә аншлаг белән уза диде.

"Технологияләр белән шаккатырып булмый. Иң мөһиме – тамашаның кызыклы булуы һәм артистларның осталыгы. Реклам бирүгә мохтаҗылыгыбыз юк, барлык тамашалар да 100 процент тамашачы тулып үтә. Аннары телевидение, радиога реклам зур акча таләп итә, безнең артык акча юк. Премьера алдыннан гына игъланнар бирәбез", ди Яппарова.

"Социаль челтәрләрдә без бар"

Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры мөдире Мансур Ярмиев мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торуларын әйтте.

"Без мәктәпләр белән эшлибез. Мәсәлән, уку программында “Галиябану” әсәрен укыйлар икән, пьеса итеп күргәч алар аны башкача кабул итә. "Кәҗә белән сарык", "Сак-Сок"ны килеп карыйлар икән, балалар аны мәңге истә калдыра. "Белем.ру" порталы белән дусларча мөгалләмәдә торабыз, үзебезнең сәхифәне дә популярлаштырырга тырышабыз, телевидение, радио аша хәбәр итеп кызыктыру ысулларын кулланабыз. Социаль челтәрләрдә без бар, телеграм каналыбызны да эшләтеп җибәрдек. Спектакльне интерактив рәвештә алып барырга тырышабыз.

Тамашага килгән балалар колакчыннар сорамый, без бит татарча аңлыйбыз диләр

Беләсезме, кызык күренеш. Татар теле белән булган вазгыять телнең дәрәҗәсен төшерергә тиеш иде кебек. Әмма татар спектакльләрен колакчыннар киеп карау кимеде. Тамашага килгән балалар колакчын сорамый. Алар без бит татарча аңлыйбыз ди. Бу бит үзенә күрә бер бәхет. Спектакльләргә татар балалары күп йөри һәм татарча тамашаны аңларга тырыша", диде театр Ярмиев.

2017 елда Татарстанның "Әкият", Чаллы курчак, рус һәм татар яшь тамашачы театрларының һәрберсенә 1 млн 891 мең сум бирелгән, шуларның 794 мең 307 сумы – Татарстан бюджетыннан. Театрларның күбесе синхрон тәрҗемә итү җиһазлары сатып алган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG