Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. "Марджани" дип


Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл

20 ноябрь Казанның Кабан күле буенда, Мәрҗани мәчете каршысында татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Анда "Марджани" дип урысча гына язылган.

Әлеге һәйкәлне Бакый Урманченың гипстан ясалган сыныннан рәссам Рамин Нәфыйков күчереп ясаган. Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, чыгымнарны дәүләт күтәргән.

Ачылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, язучылар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Мәрҗининең тууына 200 ел тууына ачылган һәйкәл Казанның татар бистәсенә, татар халкына зур бүләк.

Миңтимер Шәймиев Мәрҗанинең бик күп хезмәтләрен халыкка танытырга кирәк дигән фикердә. "Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнү, халыкка җиткерү буенча эшлисе эшләр күп әле. Кайбер илләрдә, бәлкем, ул күбрәк тә танылгандыр. Без исә зур башлангыч алдында. Без бик күп туристлар кабул итәбез. Аларга тарихыбызны, Мәрҗанине кыскача, төгәл итеп сөйли белергә кирәк. Мәрҗанинең Казан һәм Болгар турында "Справедливые известия" дигән ике томлык фундаменталь әсәре бар. Моны безгә күтәреп чыгарга кирәк. Янәшәдә генә татар академия театры тора. Мәрҗанинең музыка әһәмияте, аның дингә каршы килмәве, файдасы турында язган эшләре бар. Боларны өйрәнергә дә өйрәнергә әле", диде Шәймиев.

Мәрҗанинең "динебезне саклаучы өч нәрсә: гореф-гадәт, милли кием һәм тел бар дип әйткәне искә алынды, әмма һәйкәлгә белешмә урыс телендә генә язылган.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов чарада урысча чыгыш ясап Татарстан академиясенең Мәрҗани хезмәтләрен басмага әзерләве турында хәбәр итте. Һәйкәл ачылу тантанасында Мәрҗанинең дүртенче буын туганы Гөлзада Мостафина зур авырлык белән белән булса да татарча бабасына һәйкәл куюда катнашкан кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Быел Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел булды. Ел дәвамында Татарстанда әлеге вакыйгага бәйле төрле чаралар узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итте. Моңа кадәр галимнәр Азатлыкка бу вәгъдә онытылды дип зарланып сөйләгән иде.

фикерләр (35)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG